Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач сөт-май комбинаты директоры Ильшат Нуриев Арча районын җитәкләячәк

Кичә сәгать 16.00да Арчада район Советы сессиясе булып узды.

Сессия эшендә Татарстан Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Район Советы утырышы Арча район башлыгы Алмас Назировның Татарстан урман хуҗалыгы министры итеп билгеләнү сәбәпле, аның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсен карады.
Шулай ук Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильшат Галимуллинның да вәкаләтләре вакытыннан алдан туктатылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән Фәрит Мөхәммәтшин башкарма комитет җитәкчесенең вазифаларын вакытлыча үтәүче итеп Балтач районы ОАО «Вамин» оешмасының Балтач филиалы - Балтач сөт-май комбинаты директоры Ильшат Нуриевны тәкъдим итте. Утырышта бу тәкъдим бертавыштан хупланды.
Без, үз чиратыбызда районыбызның иң булдыклы җитәкчеләренең берсе булган Ильшат Нуриевны четерекле, олы һәм дәрәҗәле хезмәт вазифасына керешүенә шатланабыз, шул ук вакытта аның урынына нәкъ үзе шикелле киң күңелле, шәфкатьле, булдыра торган җитәкче килсен иде, дигән теләктә калабыз.
Уңышлар Сезгә, Ильшат Гәбделфәртович!
Фото: http://arskmedia.com/2014/09/19/archa-rayonyinda-ya-a-itakche/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250