Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачлылар Малмыж Сабан туенда

Яшәү дәртен, җитезлек, чаялыкны, уен-көлкене, җыр-моңны бергә туплаган ел буе көткән бәйрәмебезне соңгы биш елда чит төбәктә караганым юк иде. Ярты райондашыбыз гомер кичерүче Малмыж районы Сабан туенда булып кайттым.

Халкыбызның дус-тату яшәвенә тагын бер кат инандым. Татары, урысы, удмурты, марие - барысы да бәйрәм рухында иде. Киров өлкәсе татарларының милли Сабан туен безнең район вәкилләре үзләренең җырлы-биюле тамашалары белән ачып җибәрделәр. Бу минутларда мин янә бер мәртәбә райондашларыбыз өчен зур горурлык хисләре кичереп утырдым. Ә Сабантуй уеннары башлангач минем бу хисләрем ныгый гына төште. Мәйданның кайсы гына почмагында нинди генә спорт ярышлары бармасын, барысында да райондашларыбыз бик актив булды.

Атларга хөрмәт аеруча зур икән биредә. Трассалары да Сабантуйның башка җирләре белән чагыштырганда менә дигән итеп әзерләнгән. Сабантуй иртәнге сәгать 11дә алар узышы белән ачылып китте. Салавычтан Марсель Шәфигуллин иярләгән чабышкыбыз дүртенче килде.

Малмыж, Балтач районы җитәкчеләренең бәйрәм котлауларыннан соң мәйданда уеннар кызганнан-кыза башлады. Нинди генә ярыш булмасын, алар ике гүзәл затыбызның катнашыннан башка узмады дип беләм. Шеңшеңәрдән Ләйсән Гайфиева белән Чутайдан Зөлфия Шакирҗанова гер күтәреп мәйдан да әйләнделәр, иңнәренә капчык салып та йөгерделәр, капчык сугышында да көчләрен сынадылар һәм барысында да җиңүгә ирештеләр. Призлы урыннарны үзара бүлешеп кенә тордылар.

Гер күтәреп йөрүдә Шеңшеңәрдән Нургаян Кәлимуллин икенче булса, Балтачтан Илшат Галимуллин өченче булды. Штанга күтәрүдә дә безнекеләргә тиңнәр булмады. Балтачтан Азат Сабирҗанов, Илшат Галимуллин, Шеңшеңәрдән Рөстәм Гыйззәтуллин беренче-өченче урыннарны бүлеште. Молодцы, безнең егетләребез. Шул арада аркан тартуга команда туплап, анда да беренчелекне яулауга ирештеләр. Кул көрәштерүдә тагын бер якташыбыз район эчке эшләр бүлегеннән Рафил Шәймөхәммәтов икенче призга ия булды. Шодалылар волейбол ярышында сынатмадылар, өченче калдылар. Киров шәһәренең профессиональ «Динамо» командасына каршы уйнап кара син! Балтач Сабан туеның үз Рәйханы булган кебек Малмыж Сабан туеның да үз биючесе булды. Смәелдән Марат Шәмсетдинов килгәннән алып киткәнчегә кадәр мәйданнан чыкмый биеде һәм бәйрәмнең махсус бүләгенә лаек булды.


Иң сокландырганы, билгеле, татар көрәше булды. Зурлар арасында көрәшне кичке сәгать 5тә генә башласалар да, халык мәйданнан таралмады. Районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин куйган автомат кер юу машинасы Яшел Үзән шәһәренә китте. Сабантуйның абсолют батыры булып шушы районнан Фирдүс Зәйнуллин танылды. Югары үлчәү авырлыгында 26 яшьлек алып батыр белән бил алышкан вакытта хәйран тир түгәргә туры килде якташыбыз Айдар Хәйретдиновка. Яшьлек барыбер үзенекен итә шул, баллар белән Фирдүс җиңүгә иреште.

Ә менә икенче якташыбыз Яңгулдан Ранил Габдрахманов быел Казанда узачак Универсиадада Россия данын яклаячак Теләче батыры Илдар Гыйниятуллинны 75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында беренче очрашуда ук отып, аны ярышлардан төшеп калырга мәҗбүр итте. Балалар арасында көрәштә Кунырдан Илнар Саттаров, Шеңшеңәрдән Илмир Габбасов, Ордан Эльвир Батыршинга, яшүсмерләрдән Борнактан Илнар Муллахмәтов, Шеңшеңәрдән Радик Гыйззәтуллин, Чепьядан Илназ Минмуллинга тиңнәр табылмады. Зурлар арасында безнең районнан алда әйтелгән Ранил Габдрахманов (Яңгул), Линар Биктимеров (Саба) һәм Ранил Камалов (Көек), авыр үлчәүдә Фирдүс Зәйнуллин (Яшел Үзән), безнең Айдар Хәйретдинов (Арбор) һәм Руслан Рәфыйков (Яңгул) җиңүгә ирештеләр.
Рәсемдә: штанга күтәрүдә матур күрсәткечләргә ирешкән Балтач егете Илшат Галимуллин.

Кул көрәшендә Рафил Шәймөхәммәтов исә Балтач егетләренең нык беләкле булуын тагын бер кат раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250