Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта башсызлар җитәрлек икән

Кичтән тормыш иптәшем белән бераз саф һава сулап, йоклар алдыннан аякларны языйк, дип урамга юнәлдек. Урам тыныч, янган багана утлары кышкы гүзәллеккә аерым бер төс өсти сыман.

Шул вакыт Балтач спорт сәламәтләндерү үзәгеннән Балтач хастаханәсе урамына таба кызу гына хәрәкәтләнүче «десятка» машинасы пәйдә булды. Тавышына караганда, машинаныӊ ниндидер өлеше җирне «тырмап» бара. Яныбыздан узганда гына абайладык, җиӊел машина артына «ледянка» тагып сакаллы сабый утырган икән. Шуыпмы-шуа бу бәндә… Олы юлга чыгып, Нариман урамы аша да әйләнеп килделәр.
Бистәбездә хәйран кешенеӊ кич белән урамда сихәтләнеп йөриләр иде, алар да бик аптырап карап калдылар. Зур фаҗигагә китерергә мөмкин бу уенны башкалар күреп, файдаланмасыннар иде инде. «YouTube» каналында мондый видеолар җитәрлек, әмма барлык күргәнне тормышта файдаланырга димәгән бит.
Фото: moe-online.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250