Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта Бөек Ватан сугышы ветераны «мастер класс» үткәрә (+фото)

Балтач «Форпост» үзәге, өлкәннәр декадасы кысаларында, Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Хәсбиуллин  катнашында «Форпост» хезмәткәрләре һәм Балтач урта мәктәбе укучыларына «мастер класс» үткәрде.

Бу чарада Балтач «Форпост» үзәге директоры Фердинант Гыйлемҗанов, Балтач урта мәктәбенең педагогик составы һәм сыйныф җитәкчеләре Люция Шәйхетдинова, Гүзәлия Хәйретдинова, Алия Ибраһимова, «Форпост» хезмәткәрләре һәм укучылар катнашты. 

Чара өлкәннәрнең игътибарын бездә нинди искиткеч, матур, талантлы, күпкырлы балалар булуына, шулай ук балаларның яраткан илләрендә һәм бөтен планетада тыныч күк астында яшәү теләге белән януларын күрсәтүгә юнәлтү максатыннан үткәрелде, дип хәбәр итә Фердинант Гыйлемҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев