Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта дәүләт программалары ярдәмендә 52 гаилә дә йортлы булачак (фото)

2015 елда Балтач шәһәр җирлегендә 8 мең 594 квадрат метр торак мәйданы сафка бастырылган. Бу күрсәткеч бирелгән планнан 184% арттырылып үтәлгән.

Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча бер ветеранга йорт салып бирелгән.

Авария хәлендәге күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне күчерү программасы кысаларында 21 гаилә тораклы булган. Тагын 6 йорт салынып беткән, 11е салына башлаган, яңадан 6 йорт агымдагы ел программасына кертелгән.

Торак хәлен яхшыртуга мохтаҗ гражданнарны социаль ипотека аша уңайлы торак белән тәэмин итү программасы буенча 2 гаилә йортлы булган, яңадан 2сенә быел салынып бетәчәк.

Ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасына килгәндә, аның нигезендә 3 ятим балага йорт төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250