Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта эшмәкәрлеккә юл ачык (фото).

Бүгенге көндә районда кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче 887 оешма бар. Шуның 646сы шәхси крестьян-фермер хуҗалыгы, 241е җаваплылыгы чикләнгән оешма.

Эшмәкәрлек тирәсендәге вәзгыятьне әле бер дә уңай дип әйтеп булмый. Иминият кертемнәренең шактый артуы сәбәпле бик күп малтабарлар үз эшчәнлеген туктатты яки рәсмиләшми генә "соры базар" шаукымына иярде. Хөкүмәтебез исә, эшмәкәрләр җилкәсенә төшкән авыр йөкне җиңеләйтергә теләп, аларны дәүләттән бирелә торган программалардан активрак файдаланырга өнди.
Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм җәелдерү юнәлешендә күп төрле программалар гамәлдә - файдалан гына, ди җитәкчеләребез. Субсидияләр яңа җиһазлар, техника алып, эшеңне тагы да җәелдерергә, предприятиедәге эшчеләрнең белемнәрен күтәрергә, бизнесыңны башлап җибәрергә зур мөмкинлекләр бирә.
Безнең районга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының "Гарантия фонды" директоры Сергей Болотаев килеп, район эшмәкәрләрләренә менә шушы һәм башка төрле ярдәмнәр турында аңлатып үтте, республикада эшләп килүче программалар белән таныштырды:
- Авыл җирлегендәге эшмәкәрләрнең "Лизинг-грант", инновацион компанияләргә субсидияләр, кластер грантлары, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә юнәлтелгән башка программалар белән кызыксынулары аз. Ә менә дәүләт ярдәменә дәгъва итүчеләр алдан ук акчаны кая юнәлтергә, ни рәвешле тотарга икәнен белә. Шуңа да грантлар, нигездә, эшмәкәрләргә үз бизнесын үстерергә ярдәм итә, - дип ассызыклады ул.
Аның сүзләре буенча, "Гарантия фонды" эшкуарлар җитештергән товар-продукцияләрне республиканың башка районнарына һәм чит регионнарга тәкъдим итәргә, ярминкә-күргәзмәләргә урнаштырырга, электрон сатуга куярга ярдәм итә, белгечләргә һәм хезмәткәрләргә өстәмә белем алырга мөмкинлек тудыра ала икән. Иң мөһиме - әлеге төр хезмәтләрнең барысы да бушлай. Бу хакта тулырак белер һәм үзегезне кызыксындырган күпсанлы сорауларга җавап табар өчен http://mert.tatarstan.ru/rus/Development_and_support_of_small_and_medium_businesses.htm, http://mert.tatarstan.ru/rus/Programs_of_business_support.html, http://garfondrt.ru/ сайтларына кереп карарга була.
Эшмәкәрләр өчен кабул ителгән дәүләт ярдәменең иң популяры булып - "Лизинг-грант" программасы санала. Заявка бирелгән вакытка теркәлү срогы бер елдан ким булган эшмәкәрлек субъектларына - лизинг килешүе суммасының 45%ы күләмендә, (әмма 1 миллион сумнан да артык түгел), ә теркәлү срогы бер елдан артык булган эшмәкәрлек субъектларына - лизинг килешүе суммасының 30%ы күләмендә (әмма 3 миллион сумнан да артык түгел) субсидияләр каралган. Килеп чыккан сораулар буенча аңлатма алу өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының эшмәкәрлеккә ярдәм итү Департаменты финанс-хокук консультацияләре бүлегенә 8(843) 524-90-90 телефоны буенча, шулай ук 420021, Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 5нче йортка мөрәҗәгать итәргә була.
Дәүләт ярдәмнәреннән кулланучылар арасында безнең эшкуарларыбыз да бар. "Лизинг-грант" программасы буенча 2013нче елда 9 оешма һәм эшмәкәргә 10 миллион 600 мең, 2014тә - 11 кече оешма һәм эшмәкәрләргә 6 миллион 300 мең сумлык ярдәм бүленгән булган. Узган елда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша крестьян-фермер хуҗалыкларына ярдәм итү программасы буенча фермерлык эшен башлап җибәрүче өч фермерга барлыгы 3 миллион 3 мең 850 сум, ә гаилә фермасын булдыруда ярдәм итү программасы буенча шулай ук тагын өч эшмәкәргә 3 миллион 700 мең сум ярдәм булдырылган. Бу программалар быел да эшләвен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250