Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта Хәрби Диңгез флоты көне гаилә бәйрәменә әверелеп бара (фото)

26нчы июль - Хәрби Диңгез флоты көнең хәрби бурычларын флотта үткән райондашлар зурлап билгеләп үттеләр. Районыбызның Әфганчы-интернационалистлары истәлегенә куелган һәйкәл янына тагын бер истәлекле билге куелды. Ул - Хәрби Диңгез флоты символы.

Аны райондашлар үз куллары белән ясап, Әфганчыларның «Ватан сугышчыларына» монументын тагын да дәрәҗәле иттеләр. Әлеге билгене ясауда ярдәм күрсәткән эшмәкәр Радик Закировка һәм аның «Энергетик» оешмасы, Илдар Нәсыйховның «Агроснаб», Рәшит Ильсов, Наил Гыйләҗев, Әнвәр Бахтиозин җитәкләгән «ДРСУ-1», «Балтачагрохимсервис», район электр челтәре коллективларына һәм башкаларга зур рәхмәтле диңгезчеләр. Үз араларында да бу изге эшкә теләп булышлык күрсәтүчеләр күп булган. Истәлекле билгене ачу тантанасында аларның һәркайсына олы хөрмәт күрсәтелде.
Кече Лызидан укытучы-оештыручы Галина Петрова алып килгән гитарачылар ансамбле, Шеңшеңәр мәдәният йорты директоры Нурулла Дәүләтшин аларга һәм бу тантананың төп сәбәпчеләре булган ветеран диңгезчеләргә багышлап матур җырлар бүләк иттеләр. Шеңшеңәр мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гафия Газизова каян шундый матур сүзләр табып бетергәндер, бәйрәмне монда килгән һәркемне җәлеп итәрлек итеп алып барды.
Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, Балтач бүлеге хәрби комиссары Васил Вәлиев, диңгезче ветераннарның район оешмасы рәисе Наил Хөснетдиновның тәбрикләүләре, диңгезче ветераннарның чыгышлары Гафия сөйләгән шигырьләр белән аралашып, тагын да көчлерәк тәэсирле булды. Диңгезчеләр үзләренекен күтәргәннән соң хәзер биредә илебез хәрбиләренең бердәмлеген раслагандай өч әләм җилферди.
Әле тагын булыр дип куйды бәйрәм карарга килгән хәрби хезмәтне ракета гаскәрләрендә үткән бер ир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250