Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта хәрби-һава десантчылары бәйрәме күӊелле үтә

Афган сугышында беренче канлы бәрелешләрдә катнашкан, төрле «кайнар нокталарда» үз антына тугры булып, батырлык күрсәткән райондашларыбызныӊ зур бәйрәме турында язган идек.

Бүген алар Балтач бистәсенә кергәндә куелган мемориаль һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар, сугышчан дусларын искә алдылар. Балтач мәктәбе директоры, Россия һәм Татарстан мәктәпләренеӊ атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышында десантчы булып, күп батырлыклар күрсәткән Фәрзи аганыӊ да 73 яшь булуына карамастан, Салавычта десантчылар җыелышында катнашып, үз хәтирәләре белән уртаклашкан вакытын да хәтердән үткәрделәр алар.
Ул вакыйгадан соӊ да инде 20 ел гомер узган, бүген Фәрзи Гыймадиев та алар арасында юк. Ничек кенә булмасын, тормыш алга бара, тормыш белән хатирәләр дә хәтер булып, бергә атлый…
Бәйрәм белән, егетләр!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250