Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта “Кызыл юл” җәмгыяте призына татарча көрәш ярышлары үтте (фото)

"Хыял" яшьләр үзәгендә "Кызыл юл" җәмгыяте призына татарча көрәш ярышлары булып узды.

Җәмгыять җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин командаларның узган елга караганда әзрәк килүенә борчылса да, көрәш барышында аның ул борчылулары бик тиз юкка чыкты. Чөнки, искиткеч көрәш булды. "Диварга-дивар" стилендә барган ярышларда үземнең дә беренче катнашуым булганга, ярышларны ныклап күзәтергә туры килде. Кызык та, мавыктыргыч та ярыш икән бу стильдәге ярышлар. Менә-менә җиңеләм дип барганда, соңгы көрәшченең җиңүе команданы алга чыгара да куя икән. Ә мондый очраклар җитәрлек булды ярыш барышында. Ә инде финал өлешенә 4 кенә команда калгач, бу үзен аеруча сиздерә икән.
Өченче дүртенче урынга Тимирязев исемендәге җәмгыять командасы белән татарстанлыларның көрәшендә нормалылар урыннарына да утырып тора алмадылар. Шулай да 3:2 исәбенә җиңү яулап өченче булдылар. "Югарырак урынга да дәгьва кылып була иде, ярышлар турында соңга калып белдек. Рекламасы җитмәде, ахырысы", дип үз фикерен белдерде соңыннан Наил Гарифуллин.
Беренче-икенче урыннар өчен дә яңгуллылар белән чепьялылар арасында көрәш бик кискен барды. Бармас та иде, ике командада да безнең "асыл" егетләребез Татарстанның атказанган спорт осталары Ранил Габдрахманов белән Ринат Хәйретдинов үз командалары өчен бил алышырга чыкканар иде шул. Яңгуллыларны хәтта авыр үлчәүдә бил алышучы Фердинад Вәлиев та коткарып кала алмады.
Өченче хәлиткеч җиңүне Ринат яулап та куйды. Шулай итеп Кубок Чепьяга китте. Җәмгыять рәисе Фердинанд Хәйруллинның матур көрәшләрен әле күпләребез хәтерли торгандыр. Заманында призлы урыннардан төшкәне булмады аның. Ул вакытта колхозның спорт инструкторы буларак Чутай, Нөнәгәрдән күп егетләрне келәмгә бил алышырга чыгарган кеше ул. Шуңадыр да район көрәш федерациясенең үз призларына ярыш уздыру тәкьдименә каршы чыкмады. Әле үзенең нәсел тамырларының Чутайдан булуы турында искәртеп, федерация рәисе Фәрит Әхмәдиев та горурланып куйды. Бер Әхмәдиевлар нәселеннән генә дүрт Рәсәй спорт остасы чыгуын, үзенең матур көрәше белән күпләрнең күңеленә кереп калган, бүгенге көндә экология министры урынбасары булган Фаяз Шакиров турында да искә алды ул. Ничек итеп бу төбәкне көрәшчеләр төбәге дип атамассың.
"Ярышларга ныклап әзерләнгән идек. Җиңелгән булсалар да, лаеклы, чын көрәшче егетләр килгән иде ярышларга", диде безгә Фердинанд дус үз көрәшчеләре хакында. Әле трибунага менеп күңелләрен күреп төшәргә дә вакыт тапты җитәкче. Һәм иң куанычлысы шул, күпләрнең фикеренә колак салып, бу ярышларның киләсе елда Чутайда узачагына ышандырып калды. Амин, шулай була гына күрсен. Авыл да үз көрәшчеләрен күреп, алар өчен чын күңелдән җан атарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250