Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта Татарстан профсоюзлар Федерациясе көне

14 март көнне Балтачта Татарстан профсоюзлар Федерациясе көне үтте.

Район Советының утырышлар залында булган семинар-киңәшмәдә Казан кунаклары - Федерациядән бер төркем делегация, район профсоюз активы, эш бирүчеләр вәкилләре, кадрлар бүлеге, хезмәтне саклау инспекторлары, район юридик хезмәтләр вәкилләре катнашты.
Семинар-киңәшмәне ачып, башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакиров: "Бүген биредә тәкъдим ителгән һәр тема көн үзәгендәге мәсьәлә, хәлиткеч проблема. Шуңа күрә әйтелгән һәр фикергә игътибарлы булсагыз иде, һәр мәгълүматны, яңалыкны хәтердә калдырып, эшегездә куллана белсәгез иде", - дип теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар алдында "Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе эшчәнлегендә актуаль сораулар. Бүгенге һәм перспектив бурычлар" турында ТР профсоюзлар Федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Юрьевна Васильева чыгыш ясады. Аннан соң "Хезмәт турындагы кануннардагы үзгәрешләр" турында бүлек җитәкчесе урынбасары Лариса Ивановна Бушмелева, "Прфсоюзлар эшчәнлегендә хезмәтне саклау мәсьәләсе" турында бүлек башлыгы урынбасары Николай Васильевич Клевачев, "Профсоюзлар тарафыннан эшчеләрнең пенсия хокукларын яклау" турында социаль партнерлык бүлегенең әйдәп баручы белгече Анастасия Андреевна Ерохиналар чыгыш ясады. Район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Алсу Сафина исә 2014 елда пенсия түләүдә булган яңалык-үзгәрешләр белән таныштырды.
Киңәшмә-семинарның икенче өлеше профсоюз оешмасы рәисләре белән дәвам итте. Алар каршында профсоюз оешмаларын үстерү, ныгыту проблемалары, бердәм финанс сәясәте һәм бухгалтерия исәбе турында аппарат җитәкчесе урынбасары Әлфия Хәсәнова һәм Регина Ярушкиналар чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250