Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта әти кеше, балаларыннан жәлләп, йортын чит кешегә бүләк иткән

Үзе гомер биргән балаларын гомер буе куркытып, каһәрләп яшәп, инде үзләре әни-әти булгач, алай гына да түгел, әби-бабай булгач та, үзенең шәүләсеннән куркып торырлык дәрәҗәгә җиткергән бу зат картаймыш көнендә шул тикле аза: балаларны урын өстенә калган әниләре янына хәл белергә кертмәс өчен әллә ниләр эшли.

Гыйбрәтме бу, җинаятьме бу? Үзе гомер биргән балаларын гомер буе куркытып, каһәрләп яшәп, инде үзләре әни-әти булгач, алай гына да түгел, әби-бабай булгач та, үзенең шәүләсеннән куркып торырлык дәрәҗәгә җиткергән бу зат картаймыш көнендә шул тикле аза: балаларны урын өстенә калган әниләре янына хәл белергә кертмәс өчен әллә ниләр эшли. Өен сак бүлегенә тоташтыра да (бу максатка акча жәлләми ул), улы килүгә, төймәгә баса. Сак бүлеге хезмәткәрләре килеп, алты тапкыр (!) 500әр сум штраф түләтергә мәҗбүр була... Кызы килеп, форточкадан әнисенә ризык биргәнен белеп, аны ачылмый торган итеп томалата, киленен урам буйлап куып йөри... Һәм, балаларының бу гамәлләренә ачуы чыгып, хатыны белән икесе бергә салган өйне бөтенләй чит кешегә бүләк итә. Дөрес, кәгазьдә ул аны 300 мең сумга саткан күренә. Тик бу алыш-биреш кәгазенең дөреслегенә шикләнүчеләр бар. Әле бит урын өстендә булса да, бүген исән-сау булган хатыны да исемлектә  бөтенләй күренми.

Тик... бу дөньяга мин хуҗа дип сикергән иргә дә, бер көн килеп, җиргә төшәргә туры килә. Якыннарына эшләгән шушы кадәр явызлык өчен дөньялыкта ук җавап тота... 

(Дәвамы бар).

Нинди әкият яздыгыз монда, дип гаҗәпләнәсездер, хөрмәтле укучыларыбыз. Кызганычка, бу ачы чынбарлык. Билгеле сәбәпләр аркасында исем-фамилияләрне генә күрсәтә алмыйбыз. Озакламый шушы эш буенча суд булачак. Әти кешене кем “авызлыклый” алган да, бу гаиләгә тиешле йортларын кайтарып бирүне кем кайгырта? Боларны без алга таба тулырак бәян итәрбез. Сайтыбызда һәм газетабызда. Шулай ук суд нәтиҗәләрен дә язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтачта әти кеше, балаларыннан жәлләп