Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачтан төшеп, Торҗада сөт җыялар

Балтачта яшәүче Гөлүзә һәм Данил Гыйлаҗетдиновлар һәр көнне иртәнге дүртенче яртыдан аяк өстендә. Икәүләп район авылларында сөт җыя алар.

Сөт тапшырган саен рәхмәтләр әйтеп кала торган Данилдан бу эшкә ничек керешүе белән кызыксынам. "Шофер идем мин, гел ерак юлда йөрдем, инде гаиләле дә булгач, үз эшеңне булдырырга мөмкинлеге дә булгач, тәвәккәлләргә булдым. Әле күп эшләмим, биш ел да тулмады. Гөлүзә белән бергә эшли башлавыбызга ике ел. Барысы биш авылдан җыябыз. Кыш көннәрендә көнаралаш, калган вакытта көн саен,"- дип сөйли ул. Дөрес, сөйли дигәч тә, болай бик ачык, аралашучан егет эше турында сораша башлагач, сорауларга җавап бирүгә генә күчте. Гадәттә эш белән мавыккан кешеләр үзләрен шулайрак тота. Хәер, сорауларым да байтак җыйналган булып чыкты. Баксаң, районда шәхси сөт җыючылар шактый икән. Араларында бернинди көндәшлек, "монысы минем территория, кермә" дигән бүленеш тә, таләп тә юк, җирле үзидарәләргә караган сөт җыючылар белән дә аңлашылмаучылык, низаг чыкканы юк, ди Данил. Сөтне дә күпчелек Балтач сөт-май комбинатына тапшыралар, кыйммәтрәк бәягә сораучылар булганда читкә дә җибәрәләр икән. Акча белән дә тоткарлык юк, вакытында исәп-хисап ясап барабыз диләр. "Үзләре дә бик төгәл булып чыкты, яртышар литрны да исәпләп, санап баралар. Күпме сөт тапшырып, бер генә мәртәбә дә чагышмый калган чагы булмады", - ди авылдашым Резидә. Ышаныч дигәнең әнә шулай азлап җыйнала шул. Шәхси эшчәнлектә исә кешеләрнең ышанычы бик мөһим. Аны аңлаган кешенең генә иртәгесе көне бар, миңа калса.
...Үзләренең газелена цистерна, бидоннар төягән Данил һәм Гөлүзәнең һәр эш иртәсе Данилның туган авылы - Борнакта, аннан күршедәге Торҗада башлана, аннан инде ераграк авылларда дәвам итә. Кыш көннәрендә икешәр тонна, калган вакытта көндәлек тоннага якын сөт җыйнап тапшыра алар. "Быел сөткә бәяләр әйбәт булды, литрына 18 сумнан да ким түләмәдек. Авылларда да өчәр сыер асрый башлаучылар артты", - дип сөенә алар.
- Сөт җыюдан тыш без әле тавык-чебешләр алып кайтып сату белән дә шөгыльләнәбез, үзебез дә күп итеп кош-корт асрыйбыз. Үз көчебез, тырышлыгыбыз белән яңа өй салдык, балалар үстерәбез, - дип дәвам итә Гөлүзә. - Кызларыбызның олысы гимназиядә 5 нче сыйныфта укый, кечесе әле бакчага йөри. Үз эшебезне булдыру идеясе Данилныкы, ул бит безнең бик тәвәккәл һәм бер дә тик торырга яратмый.
Бүгенге заман да бит тырышларны, булдыклыларны ярата. Уңыш та аларга елмая.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250