Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Батырлык онытылмый

- Минем әти турында район гәҗитендә элек тә язмалар чыкты инде. Өйне, капка-койманы төрле агач бизәкләр белән бизәп бетергәч рәсемен дә бирделәр», - диде малае Рафис Габделхәй агага Курск сугышының 70 еллыгы уңаеннан Татарстан Президенты бүләген тапшырырга килгәч.

Сугышта да, тыныч тормышта да кыю, тәвәккәл, тырыш булган Габделхәй Әхмәдуллин. Яраланып, бер аягы киселеп туган авылы Смәелгә кайтканчы, ике ел сугышта була ул. Берничә тапкыр яралана, конту¬зия ала. Һәм Курск сугышы аның өчен соңгысы була. Мондагы батырлыгы өчен Дан ордены белән бүләкләнә. Медальләре дә бар. Сугыштан соң Смәелдә сыңар аяк белән булса да күп төрле хезмәтләр башкара. Бригадир, кибетче, балта остасы... Хатыны Гөлчирә (мәрхүмә инде) белән ун бала тәрбияләп үстерәләр. Ике уллары вафат инде.
- 2004нче елда Рифат абыйның үлемен бик авыр кичерде. Шуннан соң акыл ягы да какшабрак китте, - ди хәзер аны тәрбияләүче улы Рафис. Үзе дә, хатыны Рәсимә дә сменалы эштә булгач, әтиләре янында һәрвакыт кеше була. Өченче сыйныфны тәмамлаган оныгы Инсаф та бик дус бабай белән. 21 оныгы, дистәгә якын оныкчыгы бар бабайның хәзер. Миннән дә бай, миннән дә бәхетле кеше юк ди. Татарстан Президентының бүләк пакетын район башлыгы килеп тапшырганга да бик сөенгән.
Бу көннәрдә мондый пакетка тагын өч кеше - Шода авылыннан килеп Балтачка теркәлгән Сафиулла Хәлиуллин, Иске Салавычтан Мөнирә Галимуллина, Түнтәрдән Вагыйз Газизов лаек булды. Габделхәй ага Әхмәдуллин кебек кадер-хөрмәттә яшәүче бу ветераннарга да зур хөрмәт күрсәтелде.
Рәсемдә: ветеран Габделхәй Әхмәдулла улы Әхмәдуллинга район башлыгы республикабыз Президентының бүләк пакетын тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250