Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта Бөек Җиңүгә багышланган “Хәтер йөгереше” старт алды.

Бүген Балтачтагы "Батырлар аллеясы"ннан "Хәтер йөгереше" старт алды. Мәктәп укучылары авыл җирлекләрге аша үтеп, райондашларыбыз - Советлар Союзы Геройларының туган авылларына тукталып, 9 май көнне Җиңү парадына кайтып җитәчәк.

"Хәтер йөгереше"н Балтачтан гимназиясе укучылары башлап җибәрә, алар Түбән Кенә авылында Советлар Союзы Герое Бакый Рәхимов бюсты куелган скверда тукталып, тантаналы митингта катнашачак. Аннан соң укучылар Иске Көшкәт төбәгенә юл ала, Урта Көшкәт мәктәбе әлеге авылдан чыккан Россия Федерациясе Герое Олег Исаев исемен горур йөртә.
Аннан йөгерешчеләр Куныр авылында Советлар Союзы Герое Хәбибулла Ибраһимов, Шодада Советлар Союзы Герое Хафиз Сабировны искә алу чараларында катнашачаклар. Эстафета Шодадан Чутайга юл алачак. Биредә Советлар Союзы Герое Василий Булатов туган. Эстафетачылар Смәел авылында тукталып, Советлар Союзы Герое Гайфетдин Гыйлметдинов турында истәлекләрне барлаячак.
Яңгул авылында исә Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллинны искә алачаклар. Яңгулдан исә йөгерешчеләр Балтачтка Җиңү парадына кайтачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250