Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын Шеңшеңәр авыл җирлеге дә зурлап каршыдады.

Тарихка алтын хәрефләр белән язылган Җиңү көненең кешелек дөньясы өчен нинди зур кыйммәткә ия булуын һәркем яхшы белә. Безне фашизм коллыгыннан коткарган, балаларыбызның-оныкларыбызның бәхете өчен килгән изге көн бу!

Җиңү көне безгә бик кыйммәткә төште. Газиз Ватаныбызны яклап Шеңшеңәр һәм Ор авылларыннан 448 кеше солдат шинеле киде, кызганыч, аларның 236сына туган якларын кабат күрү насыйп булмады, ил азатлыгы өчен яу кырларында батырларча һәлак булдылар.
Ә тылдагылар, ач-ялангач булсалар да, үз ихтыяҗларын онытып Җиңү көнен якынайту өчен басу-кырларда көнне-төнгә ялгап эшләделәр.
Тарихның моңарчы тиңдәше булмаган олы вакыйгасы - Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршы алу һәм истәлекле итеп үткәрү максатыннан Шеңшеңәр авыл җирлегендә барысы да эшләнде.
Яу кырында азатлыгыбыз өчен башларын салган авылдашларыбыз истәлегенә төзелгән һәйкәлләрдә санаулы көннәр эчендә ремонт эшләнде. Шеңшеңәр һәйкәленә "Маяк" җәмгыяте тарафыннан (җитәкчесе Хаҗиев Х.Ә.) 110000 сумга керү юлына һәм һәйкәл әйләнәсенә брусчатка җәелде. Ор авылы һәйкәлендә дә иганәчесе Җәләлов Ринат Гыйният улы ярдәме белән 30000 сум күләмендә ремонт эшләре ясалды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тантаналы митинглар Шеңшеңәр һәм Ор авылларында 8 нче май көнне үткәрелде. Бу митингта авыл җирлеге, "Маяк" җәмгыяте, төп гомуми мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният йортлары һәм китапханә, почта, медпункт хезмәткәрләре катнашты.
Җирлегебездә бары тик бер генә сугыш ветераны калды. Тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары - 98 кеше. Аларның һәрберсенә "Маяк" җәмгыяте, авыл җирлеге тарафыннан әзерләнгән пакетлар тапшырылды.
Митингтан соң 52 ветераныбыз чәй табынына чакырылды. Алар өчен авыл үзешчәннәре һәм район мәдәният йортыннан чакырылган артистлар бик матур концерт күрсәттеләр. Өлкәннәребез үзләренә шундый истәлекле бәйрәм оештырган җитәкчеләргә, чәй табынын әзерләгән мәктәп ашханәсе хезмәткәрләренә зур рәхмәт әйтеп якты хатирәләр белән таралыштылар.
Фото: http://baltasi.tatarstan.ru/tat/foto_report.htm/photoreport/663917.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250