Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына.

Мин - сугыш елы баласы. Шушы балалык чорымның бик азын шигырь юлларына салдым. Бу юлларны бик күп итеп тә язып була, чөнки сугыш безнең чор буынның балачак хатирәләрен дәһшәткә әйләндерде.

Бу язмаларны язганыма шактый вакыт инде. Ел саен Җиңү көне якынлашканда бер укып карыйм да, балачагыма кайтам.
Сугыш чоры балалары.
Каһәр төшкән, сугыш, ләгънәт сиңа!
Газапладың безнең балачакны.
Юк, онытмыйм, мәңге онытасым юк
Ул чорда без күргән газапларны.
Күз яшьләре саркый ул еллардан,
Авыр аны сөйләп аңлату.
Ата китте, калды хатын-кызлар,
Карт-корылар, калды баласы.
Авыр иде бу чор баласына.
Күтәртмәле чабаталар киеп,
Укып йөрде салкын мәктәпләрдә,
Ач булса да, белем алыйм диеп.
Яланаяк камыл таптадылар,
Җирдә калган башакларны җыеп.
Тырналса да нәни аяклары,
Эшләделәр барысына түзеп.
Җир-Анабыз мәрхәмәтле булды,
Ул да яшәү өчен көрәште.
Алабута белән кычытканны
Барыбызга тигез өләште.
Озак көттереп килде Бөек Җиңү,
Шатлык, сагыш тулды күзләргә.
Әтиләре кайтмый калганнарга
Ай-хай авыр, ничек түзәргә.
Сугыш еллары турында
Сөйләп булмый күз яшьсез.
Без күргәнне күрмәсеннәр,
Үсмәсен балалар әтисез!
Фото: http://www.dogswar.ru/forum/viewtopic.php?f=27&t=847

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250