Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер җылы сүз җитә олыларны хөрмәтләргә...

Олыларны хөрмәтләүгә багышланган игелекле эшләр ункөнлеге үтеп тә китте. Күмәк хуҗалык, җирле үзидарә, оешма-предприятие коллективлары үз мөмкинлекләреннән чыгып, өлкәннәребезгә кадер-хөрмәт күрсәтте: бәйрәм пакетлары өләште, чәй табыны артына дәште.

Әмма бүләк түгел, бер җылы сүз, котлау открыткасыннан да мәхрүм калучылар булды.
Гомерләрен райпо, мех әйберләр тегү фабрикасына багышлаган, яшьлекләре, сәламәтлекләре шушы оешмаларда калган өлкәннәребез ел әйләнәсе зарыгып көткән бәйрәмне әнә шундый күңелсезлекләр белән каршылады. Бу өлкәннәрдән моң-зар тулы хатлар да килде. Телефоннан шалтыратулар да булды. Райпо системасында гына 134 кеше онытылган иде.
Әлеге аңлашылмаучанлык сәбәпләрен эзләп без җәмгыять җитәкчесе Хәйретдин Шәйхетдиновка шалтыраттык:
- Иң беренче шуны әйтергә кирәк, универмаг, Яңгул, Балтач кулланучылар җәмгыяте һәм райсоюз оешмалары бүгенге көндә юк инде. Биредә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбызга вакытында бүләк тапшырылмауның сәбәбе дә шул. Без апрель аенда ук өлкәннәребез яшәгән җирлекләргә исемлек биргән идек. Күпчелек җирле үзидарәләр әби-бабайларны хөрмәтләде.
Бүләкләнми калганнар да булды. Вакытында белешеп бетерә алмадык. Шул сәбәп белән аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Һәм без «Икмәк», «Җәмәгать туклануы», Чепья берләшмәсе ярдәме белән бүләксез калган 99 өлкәнебезгә дә ункөнлек кысаларында бәйрәм пакетлары өләштек.
Бәйрәм котлаулары белән бүләкләрне вакытында белешеп, матур итеп тапшырырга була иде бит. Өлкәннәребезгә кадер-хөрмәт, бер җылы сүз кадерле. Әнә «Сельхозтехника», «Агроснаб» оешмалары да элеккеге түгел. Биредә дә үзгәрешләр күп булды. Әмма әлеге коллективларда өлкәннәргә элек ничек булса, хәзер дә шулай хөрмәт күрсәтәләр. Акча, мөмкинлекләр юк дип сәбәп эзләмиләр. Чепья зонасы мехчылары да райпо өлкәннәре хәленә каласы иде. Тик җирле үзидарә аларны читкә какмады, чәй табынына дәште. Карадугандагы мебель фабрикасы өлкәннәренә дә «Игенче» җәмгыяте җирле үзидарә белән берлектә пакетлар өләште.
Шушы язманы басмага әзерләгән көннәрдә редакциябезгә, коеп яңгыр явуга да карамастан, Ор авылыннан Әминә апа Гыйләҗева килеп керде. Ишектән керә-керешкә:
- Безнең «Маяк» күмәк хуҗалыгында өлкәннәрне бик хөрмәтлиләр. Быел да иң элек һәр пенсионерга сыер мае өләштеләр. Аннан соң Корбан чалып, клубка мул табын әзерләп өлкәннәр көненә чәйгә дәштеләр. Бәлешкә кадәр пешергәннәр иде. Безнең өчен Сабадан җырчылар чакыртканнар. Гармун моңнарын ишеткәч инеш буенда вечер уйнаган чаклар искә төште. Күмәк хуҗалык җитәкчесе Хәлил Хаҗиев белән җирлек башлыгы Раузит Һадиев клуб ишек төбендә өлкәннәрне үзләре каршы алып торды. Хөрмәтләгәннәре өчен рәхмәт яусын. Корылык елларында да ашлыгын да бирде, табын әзерләп чәйгә дә чакырды. Шеңшеңәр һәм Ор авылларында яшәүче барлык өлкәннәр исеменнән җитәкчеләргә, бәйрәмне әзерләүчеләргә, безгә хезмәт күрсәтүчеләргә рәхмәт яздырырга дип махсус килдем. Кылган игелекләре меңе белән үзләренә әйләнеп кайтсын, - диде.
Менә бит, күңел биргәннәр җаен-мөмкинлеген таба. Бу кадәргесе калганнарга үрнәк булсын иде.
Фото: http://sakhalife.ru/node/83970

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250