Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бергә булыйк, дуслар, бергә яшик!

Кадерле абунәчеләрбез! Район газетасы “Хезмәт”кә язылырга өлгермәгәнсез икән, бүгеннән дә калмыйча хат ташучыгызга шалтыратыгыз, я булмаса почта бүлекләренә барып килегез!

“Хезмәт” газетасы сезне киләсе яртыеллыкта да район тормышы белән тулаем таныштырып барыр, авылларыбыз, хезмәт коллективлары, эш кешеләре турында җылы язмалар белән куандыруын дәвам итәр. Авыл тормышы, икътисад-сәнәгать, мәдәният-сәнгать – әлеге темаларның берсе дә читтә калмас, чөнки алар яшәебез белән тыгыз бәйле.

Әгәр үзегездә нинди дә булса яңалыклар бар икән, рәхим итеп шалтыратыгыз, сезнең белән очрашудан туган язмабыз тарих битләрендә уелып калыр. Борчуларыгыз булса да кыенсынмагыз, җитәкчелек белән матбугат арасында булган күпер проблемаларыгызны хәл итәргә ярдәм итәр. Гыйбрәтле язмышларга, тәнкыйтькә дә урынны киңрәк бирербез. Котлаулар, белдерүләр, якыннарыгыз турында эчтәлекле мәкаләләр – һәр җомга саен “Хезмәтебез” сезгә шатлык өләшер, тормышыгызга бәрәкәт өстәр.

2018 елда бәяләрне арттырмадык, 648 сумга 6 ай буе газетабыз сезне шатландырыр дип ышанабыз.

Моңарчы бергә булдык, моннан соң да бергә калсак иде, хөрмәтле абунәчеләрез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Хезмәт” газетасы