Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Берсе — механизатор, берсе — терлекче...

Бөрбаш авылында яшәүче Зәмирә һәм Сәлим Әхмәтҗановларны кич белән генә өйләрендә туры китерә алдым. Хуҗаларның ачык чырай белән өйгә чакыруларына елмаеп җавап бирсәм дә, күз кырые белән тирә-юньгә дә күз йөртергә өлгердем. Өр-яңа йорт, таза, нык каралты-кура, сарай эче тулы терлек, гаражда ике җиңел машина. Өй эче дә шәһәрнекеннән ким...

- Авыл җирендә ике йөрәкле булырга, курыкмаска, иренмәскә, эшләргә кирәк. Болар бар да шушы куллар тырышлыгы белән табылган әйбер, - диде Сәлим уйларымны сизгәндәй. - Эленке-салынкы, вакыт үтсенгә йөрүчене өнәмим. Алынгансың икән тиешенчә башкар. Хәзер хезмәт хакын да хезмәтеңә карап аласың. Ашлыгы, печәне, саламы җитәрлек булды. Кирәк икән, тагын сора - бирәләр. Эшләгәнне күрә беләләр, хөрмәт итәләр. Ничек тырышмыйсың?

Сәлим 28 ел тракторда. Хәрби хезмәттән кайткач килә. Хәзер фермада терлекләргә азык кертә, шунда ук тиресен дә чыгара. 1991нче елгы «Беларусь»та йөри. Яше шактый. Ватылга-лый. Тик исе китми механизаторның.
- Хәзер ремонтлау проблема түгел, запас частьларын әйтү белән алып кайталар. Ничек, күпме вакытта ясап чыгуың үзеңнән генә тора.
Барына да өлгерә Сәлим. Кулыннан килмәгән эше юк. Өен, каралты-курасын төзүгә генә күпме хезмәт керткән. Тәвәккәлләнеп тотынып, өй эчләрен, мунча, туалетларны заманча итеп үзе эшләп куйган. Ярдәмгә уллары Ансар, Хәниф бар. Кирәк икән мич тә чыгара, эретеп тә ябыштыра, стена да өя ул. Әле бу эшләр барысы да күмәк хуҗалык эшеннән бушаган арада эшләнә. 30 елга якын урып-җыюда катнаша, комбайн иярли.

- Баштагы 15 елда беренчелекне бирмәдем, - дип сөйләп китте Сәлим. - Хезмәтемне күреп, 6 ел ат, бозаулар белән бүләкләделәр. 6 тапкыр бушка ял йортына юллама бирделәр, Аллага шөкер. Мин канәгать. Безнең әтиләргә замананың авыры туры килгән. Зарланмаганнар. Тырышып хезмәт куйганнар, - дип әтисе Галимҗан абыйны искә алды. Ул да механизатор булган.
Тормыш иптәше Зәмирә дә 22 ел терлекчелектә хезмәт куя. Бүгенге көндә яшь бозаулар карый. Гаиләдә иң өлкәне - Мөзәйнә апа. Ул да терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыккан. Әнә шулай хезмәт сөеп яши Әхмәтҗановлар гаиләсе. Улларына да кечкенәдән хезмәт тәрбиясе бирәләр. Олы уллары Ансар КФУның 5нче курсында икътисадчы белгечлеген үзләштерә, ә кечесе Хәниф 10нчы сыйныфта белем ала. Икесе дә каникул чорында комбайнчы ярдәмчесе булып хезмәт куйган. Башкалардан ипле, тәрбияле, сабыр булулары белән аерылып торалар.

Сәлимнең тагын бер сәләте күчкән улларына. Дөресрәге, Хәнифкә. Ул да булса - көрәш. Бүгенге көндә Хәниф Бөрбаш урта мәктәбендә оештырылган көрәш түгәрәгенә йөри. 8нче сыйныфтан бирле шөгыльләнә. Сабантуйларда көрәшеп, кыйммәтле бүләкләргә ия була. Республика күләмендә дә ирешелгән уңышлары байтак.

Сәлим үзе дә 7нче сыйныфта укыган чагыннан ук көрәшә. Аларны ул чакта көрәшү серләренә Васил Гарифуллин өйрәтә. Сабантуйларда бик күп еллар батыр калып, кыйммәтле бүләкләргә ия була. Соңгы елларда инде ул көрәшми. Хөкемдар хезмәтен башкара. Тынгысыз көрәшче кайбер көннәрдә улы белән көрәш түгәрәгенә барып, үзенең киңәшләрен бирә.
Әхмәтҗановлар гаиләсе белән кыска гына әңгәмәдән мин шуңа инандым: тормыш өчен кеше хезмәт белән үзе көрәшергә тиеш. Шул вакытта гына яшәүнең мәгънәсе була.
Рәсемдә: Сәлим Әхмәтҗанов улы Хәниф белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250