Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без ник бәхетле?

Килилеләрнең бәхете зур. Нигә дисезме? Берсеннән-берсе ярдәмчел, игелекле авылдашларының күп булуы белән.

Мәсәлән, Камил Таҗетдиновны гына алыйк. Инде 15 ел авылдагы мәчетне җылыту өчен тотылган газ бәясен түләп бара. Быел язгы бәйрәмнәре уңаеннан өлкән яшьтәге хатыннарны да мәчеткә чакырып аш үткәрде. Зират коймаларын, өен яңартуда да матди ярдәм күрсәтте. Ә Рамил Галимов биредә эшләрне оештырып йөрде, авылның барлык ир-аты зиратны чистартуда, тәртипкә китерүдә актив катнаштылар.

Мәчетебезне тулы, җанлы тоткан мәрхүм Рәхимулла абый Әсхәдуллин урынына да авылыбыздан ук лаеклы кеше табылды. Хәзерге вакытта Балтачта яшәүче Сөнгатулла абый килеп эшләп йөри. Вәфия Хөсәенова барыбызны да сокландырып мәчетебезнең тәрәзәләрен яңага алыштырып куйды. Бу эшләрдә авылдашларыбыз Рузил Галимов, Зөлфәт Фәйзрахманов, Җәмил Гарипов күрсәткән матди ярдәмнең дә нәтиҗәсе сизелерлек булды.

Шунысы куанычлы: мондый эшләрдә яшьләр дә актив катнашалар һәм алар арасында мәчеткә йөрүчеләр дә елдан-ел ишәя. Менә шундый олы җанлы, кешелекле һәм ярдәмчел кешеләре күп булган Кили авылында яшәвебез белән без бик бәхетле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250