Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең Хәлил

Авыл җирендә халык җәй булсын, кыш булсын шәһәр халкына караганда күпкә иртәрәк тора.

Ләкин авылда үз эшенә җаваплы караган, кешеләргә изгелек эшләргә, алардан да иртәрәк торып юлларны чистартып, ферма юлларын, мәктәп, авыл араларын кардан чистартып үз эшенә җаваплы караган алдынгы механизаторлар Хәлил Гыйльмуллинга без Субаш авыл халкы бик рәхмәтлебез. Ул кышын тракторда, җәен комбайнда, чәчү җитсә, иң җаваплы эш - чәчү агрегатында, урып-җыюда алдынгылыкны бирмичә һәр эшне намус белән башкара.
Хуҗалыклардан сөт җыючы Раушан Хәбибуллин да: «Мин иртән сәгать 4тә сөт җыярга чыгам, шул вакытта инде Хәлил бар урамны кардан чистаркан була, сөт җыюга тоткарлык ясамый», дип үзенең рәхмәтен белдерә. Ерак авыллардан килеп укучы балалар да аңа чиксез рәхмәтле, чөнки мәктәпкә кадәр юл ялт итеп куелган була. Гыйнвар аенда Хәлил Гыйльмуллинга 50 яшь тулды. Без һәр авылның әти-әниләре, сөт тапшыручы хуҗалыклар исеменнән олы хисләребезне белдереп озын гомер, сәламәтлек, балаларының игелек куанычларын күреп яшәвен телибез. Киләчәктә дә хезмәтендә уңышлыклар юлдаш булсын.
Авыл халкы исеменнән Т.ГАБДЕЛХАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250