Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безне үз янына җыйсын әле

Мельничная авылында яшәүче әтием Павел Лобановның (рәсемдә) Бөек Ватан сугышында катнашуы турында элегрәк елларда газетада язылганы булды. Шуңа күрә яңадан бу хакта язу кирәк түгел шикелле. Әмма кайбер истәлекләре белән уртаклашмый мөмкин түгел.

Сугышта булган авылдашыбыз Денис Пашкеев әтиебез янына еш килә иде. Очрашкан саен сугышта булган хәлләр турында сөйләшәләр, истәлекләрне яңарталар, хәрби җитәкченең алымнары хакында үз фикерләрен белдертеп, җанлы әңгәмә коралар иде. Әтием артиллерия полкында хезмәт итә. Киев һәм Житомир шәһәрләре янында барган сугыш вакытында каты яраланып, ике айга госпитальгә эләгә. Инде чәчләренә чал кергән профессор, Нина исемле шәфкать туташы сәламәтләнүенә ышанмасалар да, әтиемне аякка бастыралар. Шуңадыр инде әтиебез бер кызына Нина исеме куша.
- Ерак Көнчыгыш, Япония белән сугышкан чакта, штабка чакырып алып, НКВД органнары белән хезмәттәшлек итәргә өндәделәр. Мин риза булмадым. Ничек инде үз иптәшләреңне тикшереп, аларның һәр адымын югары органнарга җиткереп торасың, ди. Мине тынычлыкта калдырдылар, мин бик сөендем, - дип искә ала иде әтием сугыш вакытларын.
- Әти, сугыш турында кыска итеп тиз генә сөйлә әле, - дип мөрәҗәгать итүебезгә:
- Сугыш турында кыска итеп һәм тиз генә сөйләп булмый. Сугыш бик озак вакытка сузылды. Мин, мәсәлән, җиде ел сугышта катнаштым. Монголиягә, Кытайга, Порт-Артурга кадәр барып җиттем, - дип җавап бирә иде.
Күптән түгел әтиебезгә 87 яшь тулды. Авыр контузия алу сәбәпле, сәламәтлеге нык какшады. Инсульттан соң бөтенләй урын өстенә калды, сөйләшә алмый. Сеңлем Катя белән тормыш иптәше Николай әтиебезне инде тугызынчы ел баладай тәрбияли. Аларга Нина апам да нык ярдәм итә.
Мария, Надя һәм мин читтә яшәгәнлектән, әтиебезне тәрбияләшә алмыйбыз. Шуңа күрә, озак еллар төн йокыларын калдырып, әтине тәрбияләгәннәре өчен Катя, Коля һәм Нинага ихластан рәхмәт белдерәбез. Авыру белән көрәшергә әтиебезнең көче булсын да, безне үз янына җыйсын әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250