Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнекеләр Төркиядә

Күптән түгел район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров Төркиядә булып кайткан делегация белән очрашты.

Районның иң сәләтле, талантлы, күркәм балалары мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Сөмбел Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендә Төркиядә булып кайтты. Чараның төп максаты 23нче апрель көнне балалар фестивалендә катнашу иде. Татарстан делегациясе составында Балтач районы һәм Алабуга балалары катнашты. Балтач данын исә Инил Габдрахманов (гимназия), Зөһрә Нотфуллина, Пыжмара урта мәктәбеннән Рөстәм Әхмәтханов һәм Алисә Әскәрова, Айгөл Ибраһимова (Кенә), Гөлнур Шәрипова (Бөрбаш), Нәргизә Борһанова (гимназия) яклады. ЮНЕСКО тарафыннан саклана торган тарихи төзелеш объектларына бай Сафронболу шәһәренә сәяхәт, мэр һәм губернатор белән очрашулар, Төркия Республикасының Эфлани шәһәре белән Балтач муниципаль районы арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан килешү төзешү аеруча истә кала торган моментлар булды.
Балаларны Төркиядәге юлларның тигезлеге, табигатьнең гүзәллеге, җирле халыкның әдәпле булуы сокландырган. Фестивальдә катнашуга исә алар үтә җаваплылык белән караганнар. Зур әзерлек белән башкарылган чыгышлар төрек дуслар тарафыннан югары бәя ала. Экскурсия вакытында университетка да сәяхәт кыла безнекеләр. Университет ректоры тәкъдиме белән уку йорты территориясенә «Дуслык» агачы да утыртыла.
Мэр һәм губернаторның кунакларны каршы алып, балалар белән чәй табыны артында гәп корырга вакыт жәлләмәүләре дә зур соклану хисе уята. Шунысы кызганыч, диләр укучылар: «Төрекләр Татарстан турында бик аз белә». Баксаң, алар безне казахстанлылар белән бутый икән.
Чит илгә чыгу гына түгел, иң беренче чиратта аралашу өчен төрек телен белү кирәк. Бу нисбәттән Татарстаннан баручы ике төркемгә бер тәрҗемәче билгеләнгән булган. « Ә менә Инил белән Зөһрәнең төрек телен яхшы белүләре безгә зур ярдәм итте. Аралашу вакытында каршылыклар чыкмады. Шуңа бик сөендек», ди методист Сөмбел Мөхәммәтҗанова.
Рәсемдә: чит җирләрдә күргән матурлыкны үзебездә булдыру теләге белән «яна» районның сәләтле балалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250