Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Балтачта Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үттеләр.

Иртәнге сәгатьләрдән үк урамда музыка тавышы яңгырады, радиолардан тыл ветераннары турындагы язмалар тапшырылды, күктән елмаеп кояш карады. Шарлар, чәчәкләр тоткан яше-карты үзәккә агылды.

Бөек Ватан сугышы ветераннарын район хәрби комиссариаты каршында хөрмәтләп каршы алдылар, аннан соң тере коридор аша "Батырлар аллеясы"на озаттылар.
Биредә сугыш һәм хезмәт ветераннарын, барлык балтачлыларны район башлыгы Рамил Нотфуллин, Казаннан килгән кунак, район хәрби комиссары Васыйл Вәлиев тәбрикләде.
Бәйрәм тантанасы театральләштерелгән тамаша белән үрелеп барды. Яу кырында башларын салган райондашларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды, алар хөрмәтенә веноклар салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250