Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхетле әни

Дөньяның бөтен матурлыгын, гүзәллеген, самимилеген үзендә туплап, тирә-якка сихри моң, наз сирпүче, шифалы киңәшләре белән дәвалаучы, ана исемен горур йөртүче газизләребез бихисап безнең җирлектә.

1939нчы елның ямьле, кояшлы март аенда Минзәлә районы Туйгузина авылында туган нәни кызга Гөлфирә исеме биргән әти-әнисе газизләренең бәхетле, мул тормышта гомер кичерүен тели.

Югары белем алгач, Гөлфирә апаны Балтач районына эшкә җибәрәләр, монда ул санэпидстанциядә табиб-бактериолог булып эшли. 1960нчы елда Норма егете Наил абый белән гаилә корып (Наил абый мәрхүм инде, урыны ожмахта булсын), бөтен йөрәк җылыларын биреп, ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Гөлфирә апаны олыла­маган, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Янәшәдәге кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел һәм гадел була белгән шәхес­ләрне кем генә хөрмәт итми икән?! Бер сүздән, бер караштан сине аңлап, һәрчак сиңа ярдәм кулы сузарга, акыллы киңәшен бирергә әзер ул Гөлфирә апа. Аның кешеләргә кылган яхшылыгын сөйләп тә, язып та бетерер­лек түгел. Гөлфирә апаның кызлары да үзенә охшаган: киң күңелле, кешелекле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, ягымлы, итагатьле. Әни кеше өчен балаларның инсафлы, тәүфыйклы, тормышның бәрәкәтле булуы бернинди алтыннар­га алыштырмас тиңсез хәзинә. Шушы хәзинә иясе Гөлфирә Хаҗиевна бүгенге көндә кызларының, оныкларының ихтирамын тоеп, бәрәкәтле тормышта гомер кичерә. Гөлфирә апаны күңелләрне нурландыручы, илһамландыручы Әниләр көне белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Көннәрегез һәрчак шатлык-куанычтан гына торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250