Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхетсезлеккә юл куйма

Март аенда хезмәтне саклау комиссиясе һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы президиумының чираттагы утырышы булып узды.

Биредә «Игенче» һәм «Сорнай» җәмгыятьләрендә хезмәтне саклау ничек тормышка ашырылуы, таләпләрнең үтәлеше, булган кимчелекләр һәм аларны бетерү юллары хакында сөйләшенде.
Хезмәт кешесе мохтаҗлык кичермәсен өчен куркынычсыз, имин эш урыны белән тәэмин ителергә тиеш. Тик никадәр генә алга китеш булмасын, эш бирүчеләр хәвеф-хәтәрсез эш урыннары белән тәэмин итеп бетерә алмый. Республика күрсәткечләренә күз салсаң, авыл хуҗалыгы имгәнү һәм бәхетсезлек очраклары буенча икенче урында тора. Механизаторлар, терлекчеләр өчен оештырылган укулар да күз буяу өчен генә үткәрелә. 10 сәгатьлек укуларны бер көн эчендә тормышка ашыру шул хакта сөйли. Комиссия әгъзалары билгеләп үтүенчә, «Сорнай» һәм «Игенче» җәмгыятьләрендә үткәрелгән тикшерүләр икесендә дә җитешсезлекләр булуын күрсәтте. «Сорнай»да документларның начар дәрәҗәдә булуы, инструктажларның дөрес булмавы, план һәм беркетмәлар, махсус эш киеменең төгәл исәбе алып барылмавы, куркыныч объектларга җаваплы кешеләр билгеләнмәве әйтелде. «Сорнай» җәмгыятендә профсоюз оешмасының үз эшен туктатмавы исә мактап телгә алынды. Эш урыннарында аттестация уздырылып, хезмәткәрләр махсус эш киемнәре белән тәэмин ителсәләр дә, Зур Лызиның беренче өлешендәге фермасында киенү-чишенү бүлмәсенең пычрак, ә Ушманыкында җылылык җитмәве, барлык фермаларда да тирес чыгару агрегатының киртәләнмәве «төртеп» күрсәтелде. Утырышта шулай ук җәмгыятьнең янгын куркынычсызлыгы таләпләренә дә салкын каравы ачыкланды.
«Игенче» җәмгыятендә документлар тәртиптә, әмма Арбаш фермасында гына журналларны алып бару тәртибен рәтләп бетерәсе бар. Биредә профсоюз оешмасы эшләмәсә дә, зарарлы хезмәт башкаручыларга компенсация акчалары түләнә, эшчеләргә махсус эш киемнәре һәм җылы курткалар бирелә. Биналарны җылыту газ аша башкарылса да, бер бинаны җылыту өчен пар котелы кулланулары комиссия тарафыннан тәнкыйтькә тотылды. Гараждагы тәртипсезлек һәм тимерче бүлмәсенең ничек начар хәлдә булуына, янгын щитлары юклыгына басым ясалды.
Җитешсезлекләр белән танышкан җитәкчеләр хаталарны тиз арада төзәтеп, кимчелекләрне бетерү өстендә күләмле эш алып барырга ышандырды. «Янгын щитлары, хезмәтне саклау почмагын әзерләү зур чыгымнар һәм күп вакыт таләп итми, ә документларны вакытында һәм төгәл алып бару исә киләчәктә зур каршылыклардан азат итә» дигән киңәш-тәкъдимнәр белән тәмамланды утырыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250