Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биктәштә... Питрау!

«Биктәштә Питрау була икән», дигән сүз район буенча тиз таралды. Моны башта чынга алмадылар.

Янәсе, Питрау ел да Чурада (Кукмара районы) була, биктәшлеләр андый мәшәкатьле эшкә алынмас. Әмма алындылар. Халык телендә Көдрәле дип йөртелгән болында бөтен Биктәш халкы җыелды дисәм, дөрес булыр. Бер көндә мәйданчык әзерләделәр, эскәмияләр ясадылар. Шушмага төшеп торучы авыш багана куйдылар... Нәкъ әкияттәге кырмыскалар кебек, бердәмлек һәм оешканлык белән әзерләнделәр алар бәйрәмгә. Питрау - җәйне озату бәйрәме. Аннан соң кошлар сайраудан туктый, көннәр көзгә авыша. Безне үзенең матурлыгы белән сөендергән җәйне яхшы итеп озату кирәк, минемчә. 12 июль кичендә бар халык көтеп алган бу бәйрәм «Татарстан» җәмгыяте рәисе Р.Нотфул-линның котлау сүзләре белән башланып китте. Питрауга килүче кунакларны шушы җәмгыятьнең мөлаем, кунакчыл пешекче кызлары коймак һәм чәй белән каршы алды, сыйлап җибәрде.
Бераздан шушы зур мәйдан бушап калды: бар халык Кызыл чишмә наратлыгы артына ат чабышы карарга ашыкты.
«Чын Сабантуй бит бу!» - дип шаккатты бер абзый. Шаккатырлык та иде шул: Көдрәле болыны дистәләгән кибетләр белән тулды, берсеннән-берсе матур җырларга күмелде... Мәйданда кызыклы ярышлар уздырылды. Бассейннан тере балык та тоттылар, көянтә-чиләк белән су да ташыдылар, кыек баганага да менделәр. Уеннарның гаилә белән катнаша торганы да, үзеңне генә сыный торганы да булды. Мисал өчен «Гаиләлеләр» дип аталган ярышта ир белән хатын бер-берсен чиратлашып арбада йөртергә тиеш иде. Аның җиңүчеләре булып Земфира һәм Айрат Апановлар гаиләсе танылды.
Хатын-кызлар үз көчләрен бер капчык шикәр комы күтәреп йөреп сынады. Җиңүчегә - Борнак авылы кунагы Роза апага - шул шикәр комын бирделәр.
Дуңгыз баласы «уйнату» да мәйдандагыларны тик утыртмый торган уен булып чыкты. Пластмасс шешә эченә бүләк исемнәре язылган кәгазьләр салынган иде, арасында төп приз - дуңгыз да бар. Әмма ул шешәне тотып алу өчен күп көч куярга кирәк: күршеңдә өлгеррәк берәү булса, бигрәк тә.
Милли көрәштән башка Питрауны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Башта кечкенә малайлар көрәшсә, ахырдан келәмгә нык ир-егетләр чыкты. Көрәшнең абсолют батыры булып Ринат Хәйретдинов калды. Җиңүче Көдрәле болыныннан бозау ияртеп кайтып китте. Икенче урында - Динар Фатыйхов (Яңгул), өченчелектә - Айдар Апанов (Биктәш). Питрауның иң кызыклы ярышларының берсе, мөгаен, авыш баганага менү булгандыр. Анда мендем дә, төштем түгел шул: сабынлап куйган баганадан таеп китсәң Шушма суына чумасың... Егетләр менәргә азапланганда, халык дәррәү кубып, көч биреп торды. Беренчеләрдән булып менүчеләргә җиңел булмады, әлбәттә. Ахырдан менгәннәр төрле хәйләләр корды: баганага ком сипте, носки киеп менәргә тырышты.
Җырсыз, мәзәксез бәйрәм буламыни?! Үзенең кызыклы мәзәкләре белән халыкны райондашыбыз Айдар Галиәскаров көлдерсә, башкалабыз кунагы Наил Табанаков берсеннән-берсе матур җырлар башкарды.
Районыбыз үзешчәннәре дә Питрауга ямь өстәде. Субаш авылының «Туганай» ансамбле уен коралларында уйнау осталыгы белән халыкны таң калдырды. Биктәшнең «үз егетләре» - Владислав Васильев һәм Дмитрий Алексеев авылдашларына җыр бүләк итсә, Биктәшнең «үз кызлары» - Алисә белән Елена көнчыгыш кызлары биюен бүләк иттеләр. Борнактан килгән җырчы егет - Ирек Хәкимуллинның, Субаш сандугачы - Алия Романованың җырлары да Питрау бәйрәмен ел буена истә калырлык итте.
Бәйрәм салют белән тәмамланды. Аннан соң яшьләр өчен дискотека оештырылды. Питрауны оештыруда ярдәм иткән Рамил Нотфуллинга рәхмәтлебез, диләр биктәшлеләр. Үзләренең дә бу чараны уздыруда күп көч куйганы сер түгел. Алар арасыннан аерым кешеләрне атау дөрес булмас, минемчә. Бу бит бердәм көч, бердәм теләк белән башкарылган эш.
Биктәштәге Питрауның тамашачысы булу - җәйнең матур истәлеге булып, әле бик озак хәтердә калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250