Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бистә халкы, сөенегез – быел үзара салым акчасына тротуарлар эшләнәчәк (фото)

Балтач шәһәр җирлегенең отчёт җыелышында шушы җирлекнең башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов чыгышында яңгыраган хәбәрләр арасыннан иң актуале, мөгаен, үзара салым акчасы җыйнау турындагы хәбәр булгандыр... Быелгы референдум 28 февральдә уздырылачак. Балтач шәһәр җирлегендә яшәүчеләр өчен үзара салым күләме 250 сум дип билгеләнгән.

Шәһәр җирлеге җитәкчесе Илдар Габдрахманов: "Референдумга бер генә сорау куела - "2016 елда 18 яшькә җиткән авыл җирлегендә яшәүче гражданга 250 сум күләмендә үзара салым кертүгә ризамы һәм кергән акчаларны Балтач бистәсендә җәяүлеләр йөри торган тротуарларны төзүгә тотуга ризалык белдерәсезме?", - дип ассызыклады.

Юллар һәм тротуарлар төзексезлеге - район халкын, бигрәк тә бистәдә яшәүчеләрне һәм көн дә авыллардан килеп эшләүчеләрне иң борчыган мәсьәләрнең берсе. Узган елда бу өлкәдә күләмле генә төзелеш эшләре башкарылды. Быел шуларны дәвам итеп, Ленин урамында - редакциядән алып, Нариман борылышына кадәр; Совет урамында - район эчке эшләр бүлегеннән (РОВД) алып, мәктәпкә кадәр; Нариман урамында - сул яктан буеннан-буена тротуарлар ясау күздә тотыла.

Илдар Дамировичның: "Әгәр дә үзара салым акчасын җыюга халык актив катнашса, кимендә 1 миллион сум акча җыелырга тиеш.
Республикадан бирелә торган ярдәм өлешен дә кушып, безнең бюджетка барлыгы 5 миллион сум акча керәчәк. Ләкин бер искәрмәсе бар - үзара салым бер ай эчендә җыелып бетәргә тиеш!" - дигән сүзләре шыгрым тулы залны сагайтып җибәрде. Димәк, бердәм булганда тротуарлы булачакбыз! Бу бит агымдагы елда тормышка ашачак хыял. Чөнки алдагы ике елда җыелган акчаларның халык файдасына тотылуын күрдек. Балтач бистәсе үзәгендә ял паркы сафка басты һәм Ялтра урманы астында 10 гектарлы мәйданда яңа зират төзелеп килә.

Быелгы референдумны уздыру 28 февральгә планлаштырылган. Ул 4 сайлау участогында үтәчәк. Үзара салым күләме 250 сум дип билгеләнгән. Бөтен сайлаучы саны 6514 кеше.


Искәрмә: үзара салымнан Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол калган хатыннары, тыл ветераннары һәм 1нче группа инвалидлар азат ителә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250