Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәла килсә, сез кирәк

Үз өең, үз куышыңда яшәүгә җитәме соң. Хөррият! Шулай рәхәтләнеп кенә яшәп ятканда, һич уйламаган җирдән янгын чыгып, бөтен каралтың көлгә әйләнсә?! Я кинәт килеп чыккан өермә барысын да пыран-заран китереп, җимереп ташласа?! Күп инде ул андый бәла-каза. Тик борын төшереп, елап утырып мәгънә юк. Ә нишләргә?

- Безгә хәбәр итәргә, - ди «Росгосстрах»ның Балтач агентлыгы җитәкчесе Вагыйз Латыйпов. - Тик моның өчен йортың бездә иминиятләштерелгән булырга тиеш. Әнә Р.Шәйхетди-нова, Р.Әкбәров, А.Сафиуллин, ПХөснетдинова хуҗалыкларына бер елны янгын шактый зыян салган иде. Безнең хезмәткәрләр тиз арада урынга барып, аның күләмен исәпләделәр. Һәм тиешле документларны әзерләп, зыян күрүчеләргә озакка сузмыйча, акчасын да түләдек: 100 меңнән 270 меңгә якын акча алучылар булды.


- Килгән зыянны капларлык булмагандыр инде ул?
- Ыштансыз килеш урамда утырып калу түгел инде. Ничә сумга иминиятләштерүеңә карап түләнә. 1 миллион сумга иминиятләштерсәң таш йорт өчен - 4700, 2 миллион өчен 9500 сум взнос кертергә кирәк. Теләгең булса, йорт эчендәге җиһазларны, абзардагы мал-туарны аерым иминиятләштерә аласың. Безнең агентлар килеп йорттагы шкаф, диван, суыткыч... ише әйберләргә взнос суммасын билгелиләр. Мәсәлән, 100000 сумлык әйбергә 620 сум (таш йортта) взнос кертәсең була.


- Бер дус малай сөйләп торды. Машинасы белән авариягә очрап, сездән алган акчага җимерелгән урыннарын тулысынча төзәттерә алган.
- Машинасын бездә ирекле иминиятләштергән булгандыр ул. Әле генә берәү бәрдереп яньчелгән крыло, капот, ватылган фара өчен 70 мең алып китте. Ел саен 15 мең сум взнос кертеп, машинасын иминиятләштерә иде. Аннан бездә «Яшел коридор» акциясе бара. Аның буенча иминиятләштерелгән машинаны безнең агентлык үзе сервис аша ремонтлатып бирә. Шунысын да искәртеп китим: 10 мең сумга кадәр зыянны бернинди белешмәләрсез дә түлибез.


- Әйе, иминиятләштерү бик кирәкле һәм файдалы. Моны үз җилкәмдә дә татыдым. Веранда алдындагы түбәдән поликарбонатны көчле җил алып ваткач, иминиятләштергән булуына сөенеп туя алмадык. Карбонат бәясе кадәр акча түләделәр. Шулай икәнен белеп торабыз. Ләкин иминиятләштерергә бер дә ашыкмыйбыз шул. Я онытабыз.
- Әйе шул. Шуңа күрә дә безнең агентлар һәр көн юлда, халык арасында. Офиста санаулы кешеләр генә утыра. Бүген дә 40 агент 40 җирдә халык белән эшли. Барысы да сыналган кешеләр. Халык белән аралаша беләләр, иминиятләштерүнең 138 төрен дә дөрес итеп аңлатып эшлиләр. Безнең эштә кешене мәҗбүриләп булмый. Һәм бу кирәкми дә. Хуҗалыгын, җиһазын, машинасын, мал-туарын, үз тормышын бәла-казадан саклауны, афәт килгәндә аның белән япа-ялгыз калмауны кайгырткан кешеләр безгә ел саен үзләре дә мөрәҗәгать итәләр. «Әле ярый теге чакта агентыгызның сүзен тыңлаганмын, хуҗалыкны су басып күпме зыянны капладыгыз, я кинәт үлгән сыерыма акча чыкты, яисә авырып вакытсыз иткә озаткан атка түләү алдым», - дип безгә рәхмәт белдерүчеләр дә күп.


- Шундый рәхмәткә лаек агентларыгызны да әйтеп китмисезме?
- Күп инде алар. Егерме елдан артык тәҗрибәләре булган Сания Ипонова, Илүсә Әхмәдуллина, Фәния Нотфуллина, Гөлсинә Гыйләҗева, Гөлфәния Мәхмүтованы гына күрсәтеп киткәнгә калганнар үпкәләмәсләрдер шәт.


- Туй үпкәсез булмый ди. Иң мөһиме, эшегез гөрләп бара. Агач авып, су басып килгән зыянмы, берәр транспорт кереп җимергән койма-капкамы, караклар урлап чыккан җиһазмы... Сезнең агент белән очрашып, взнос түләп килешү төзелгән булса бу зыяннарның барысын да каплыйсыз бит. Хәзер иминиятләштерү буенча төрле компанияләр бик күп. Сез дәүләтнеке булгач, ышанычлырак та, нәтиҗәлерәк тә дип уйлыйм.
- Билгеле, әллә нинди компанияләр ачылып озак тормыйча, юкка чыгалар ич. Ә бер дәүләт тә үзенекен бетерергә юл куймас. Тотрыклы үсештә без. Взносны арттырмыйча гына иминияләштерү суммасы гел күтәрелә.


- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Хуҗалыкны киләсе елда сездә иминиятләштерәм, алла боерса.

«РОСГОССТРАХ» САННАРДА
Балтач агентлыгында түләнгән килешүләр узган ел - 711, быел 4 айда 250 данә. Район халкына узган ел 10 миллион, быел 4 айда 4,5 миллион сумнан күбрәк акча түләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250