Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Борнак авыл җирлегенең уңган хезмәткәрләре

Авыл җирлекләренең эшчәнлеге белән танышуыбызны дәвам итеп Борнакка юл алдык. Биредә авыл җирлеге башка бик күп авыллардагы кебек үк клуб бинасына урнашкан. Эчкә үтүгә авыл җирлеге бүлмәләрендә барган ремонтка тап булдык. Төзекләндерү эшләре программа нигезендә февраль аенда башланган. Инде бинаның эчке ягында шактый гына эшләр дә башкарылган, без килгәндә "Гранит"...

- Бүлмә эчләре яктырып, матураеп китте хәзер. Без бик шат, чөнки бу программа нигезендә районда бары тик ике авыл җирлеге бинасына гына ремонт ясала, - дип куанычлары белән уртаклашты авыл җирлеге сәркатибе Гөлсирә Нургалиева.

Ремонт бару сәбәпле, бүген хезмәткәрләр клубның гардероб бүлмәсендә эшлиләр. Без килгән вакытта да хезмәткәрләр яныннан кеше өзелмәде. Үзара салым акчасын тапшырырга килүләре икән. Әнә шулай килгән һәркемгә якты йөзен, тәмле телен җәлләмәүче ханымнар эшли биредә.

15 ел секретарь вазыйфасын башкаручы Гөлсирә Нургалиева тумышы белән Малмыж районы Иске Йөрек авылы кызы. Борнакка килен булып килгәненә дә инде ничә дистә еллар үткән. Камил әфәнде белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстереп, авылның күркәм, үрнәк гаиләсе булып гомер кичерәләр.
Коллективның тагын бер алдынгы хезмәткәре - бухгалтер вазыйфасын башкаручы Гөлнара Фәләхетдинова турында да бик җылы сүзләр ишеттек. Гөлнара бухгалтер белгечленә укып, балалар бакчасында хуҗалык эшләре буенча мөдир булып эшләгән. 2009 елда әнисе эшен дәвам итеп авыл җирлегендә бухгалтер булып эшли башлый. Тормыш иптәше Габделхан белән өч бала үстерәләр. Үз көчләре белән бар иткән муллыкка куанып, гөрләшеп яшәгән мәлләре.

Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250