Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Борылыш (тормыштан алынды)

Шәмсинур карчык белән Гафур карт, ниһаять, кече уллары Айратны өйләндерделәр.

Утызга якынлашып килгән улына әнисе, өйлән, өйлән! дип көн саен диярлек тукып килсә дә, моңа хәтле Айрат ашыкмады. Нинди ана үз баласының акыллы гына тормыш иптәше табып, үз оясын корып, балалар үстереп матур гына яшәгәнен теләми дә көтми?
Олы уллары, шөкер, әнә ничек тормыш көтеп ята! Хатыны да менә дигән! Анысы өчен күңеле тыныч Шәмсинур карчыкның. Инде кече улының да тормышы рәтләнеп китсә, бәхетледән бәхетле булыр иде әнисе. Шундый якты өметләр баглый-баглый, никах укытты ул улы Айрат белән яшь килене Гүзәлгә. Яшәгән өйләре зур булмаса да, карт белән карчык яшьләрне үзләренә сыендырдылар. Ни әйтсәң дә, аларның тормышка яңа аяк баскан чаклары. Бергә-бергә җиңелрәк булыр.
Авылда яшьләр өчен эшләргә эш булмавы гына авыр шул. Айраты әнә ничәнче ел инде Казанга шабашкага йөри. Атнага, ике атнага бер генә кайта өйгә. Яңа килен, ярый, авыр, кара эш дип тормый, фермада сыер савучы булып эшли. Кушылгач та аерым яши башлаулары гына кыен шул...
Камыр баса-баса үзалдына уйланган Шәмсинурның уйларын урамнан кергән ире бүлде:
-Әнә синең яраткан киленең турында халык ни сөйли! Аның күптән даны чыккан! Үзе аша үткәрмәгән ир-заты калмаган! Айрат кая карагандыр!
Карчык учындагы камыр кисәген уалап бер тын өнсез торды да:
-Ә син ир башың белән гайбәт җыеп йөрмә! - дип, Гафурның авызын томалады.
Иренең телен тиз тыйса да, авыл халкының авызын яба алмады шул Шәмсинур әби. Киленегез шундый икән, киленегез мондый икән, дип төрле җирдән ишеттереп кенә тордылар. Ана кеше, улының тормышын бозасы килмичә, бу чынлы-ялганлы сүзләрне улына җиткермәде. Халык сөйли инде ул. Ни сөйләгәнен үзе дә белми.
Яшь чагында булгандыр, бәлки, Гүзәлнең ялгышлары да. Кем генә хилафлы түгел бу дөньяда? Инде беренче балага йомрыланып килгән хатын алай йөрмәс. Шулай Шәмсинур карчык үзен дә, ирен дә тынычландырырга тырышты. Киленен беренче көннән үк бик сөеп бетмәгән карты белән кайчак тавышка килсә килде, Гүзәлне яклый барды. Айрат та ялга гына кайта. Шул ялга гына кайткан баланың тынычлыгын алып, ничек аңа юк-бар сүзләр сөйләп була?
Бакчадагы алмагачлар шау чәчәктә утырган бер мәлдә Айрат белән Гүзәл беренче уллары Дамирны алып кайттылар. Куанычыннан башы күккә тигән Шәмсинур карчык, сабый үсә төшкәч, бәби туе ясатты, мулла чакырып, балага исем куштырды. Улы белән килененең үзара мөнәсәбәтләре дә җылы гына кебек. Тагын ни кирәк әни кешегә? Төнен йокламаса йокламады, бала бишеге яныннан китмәде. Ни дисәң дә, ул дәү әни! Дәү әтиләре дә оныгы өчен үлеп тора!
Дамирга өч яшь тулганда, әтисе белән әнисе аңа энекәш бүләк иттеләр. Тәртибен китереп, мулла чакыртып, Ирек исеме куштылар. Үрчи барган гайләгә инде карт белән карчыкның бәләкәй өендә кысан иде. Авылның икенче очында буш торган иске генә йортны сатып алып, шунда күченделәр Айрат белән Гүзәл. Шәмсинур белән Гафур өстәл-караваты, тәлинкә-кашыгына хәтле үз йортларыннан илттеләр яшьләргә. Бозау-сарыгын да кызганмады Шәмсинур. Яшәсеннәр генә кешечә! Вакыты җиткәч Гүзәл эшкә чыкты. Шәмсинур карчык ул эштә чакта балаларны карашты. Бала кошның авызы зур була, дигәндәй, ике баланы туйдырышты. Килене эштән кайтуга ашарга әзерли, идәнен дә сөртеп ала. Кем булышыр аларга дәү әниләреннән башка?
Беркөн Шәмсинур, гадәттәгечә, ике малайны ашатып-эчертеп йокларга яткырды да, кичке савымнан киленен көтә-көтә, савыт-саба юа башлады. Инде караңгы да төште. Гүзәл күренмәде. Эштә ул-бу булмадымы икән, дип, якында яшәгән ферма мөдире Наилгә юнәлде.
Наил олы кешегә хөрмәт йөзеннән башта берни әйтми торды да, әбекәйне кызгангандай: " Шәмси әби, киленең Сәкинәдә", - диде. Шәмсинур әби, көзге пычракта бата-чума, тирә-якка бозык даны чыккан Сәкинә йортына атлады. Шыр ачык ишек-тәрәзәдән чит ил җыры акыртылган тавышны ишетеп, керергәме-кермәскәме дип икеләнеп торды да, юылмаган бусага аша атлады. Тәмәке төтене тулган өйдә ул аракы шешәләре тезелгән өстәл артында утырган ике ирне һәм исерек Сәкинәне шәйләде.
Әбинең "Гүзәл кая?" дигән соравына хатын күзләрен караватта аунап яткан Гүзәлгә күчерде. Шәмсинур әби, елардай булып, киленен күпме генә иңеннән тарткаласа да, исерек хатын уянмады. Дуңгызга ияргән баткакка аунар -шул буладыр инде... Гүзәл өч көн үткәч кенә өенә кайтты. Шәмсинур әби ике баланы җитәкләп өенә алып кайтып киткән иде инде.
Гүзәл: "Әни, башка кабатланмас, гафу ит. Айратка сөйли күрмә!", - дип, балаларын кире алып китте. Әбинең тынычлыгы югалды. Бер яктан улын кызганса, икенче яктан оныкларын жәлләде. Айратның да кеше сүзенә ышанасы килмәде. Кайчан гына кайтма, өй чиста, таза. Балалар тук. Хәйләкәр хатынының ире эштән кайтыр алдыннан гына йортны тәртипкә китергәнен ул белми иде әле. Гайләсен туйдырыр өчен еракта тырышып-тырмашып, атналар буе балаларын күрмичә эшләп йөргән иренең башынннан көләргә намусы җитәрме икән хатынының? Карчыкның килененнән күңеле кайтты. Ул, оныклары өчен үзәге көйсә дә, башкача улына бармас булды. Карты да, нинди килен керттең гайләбезгә! дип нахакка битәрләп, авырткан җиренә тоз салып кына торды.
Халык арасында төрле сүз йөрсә дә, Айрат белән Гүзәл яши тордылар. Гүзәлнең дә гайләсе, балалары белән яшәргә исәбе бар иде кебек. Район юлыннан кайтмыйча, ипотека артыннан йөри башлады. Очы-кырые күренмәгән документларны ничек итсә итте, очына чыкты. Болын хәтле өй салып чыктылар.
Алган бурычны капларбызмы, дип кыз бала тапты Гүзәл. Тик бер бозылган хатын акылга тиз генә утырмый шул. Ире эштә, бианасы борчымый, ничек телисең - шулай яшә! Балаларны туендырырга, киендерергә китәсе акча хәмергә китә торды. Башта, янәсе дә, юньле юлда йөргәнен күрсәтер өчен үзе белән кызын алып йөргән Гүзәл, балаларын үзләрен генә калдырды да чыгып китте теләгән җиренә. Үзе кебек бозык ирләре дә табылды. Сәбәп сәбәптән узмый, нәфес гадәттән узмый шул.
Яшь чагыннан үк бозылган кешене туры юлга тиз генә бастырырмын димә. Башта тормышын бозасы килмичә түзеп-түзеп караган Айратның да сабырлыгы төкәнде. Яхшылап әйткәнне, кисәткәнне хатыны аңламагач, ул үзен тыя алмыйча, Гүзәлгә кул күтәрде. Тик алладан курыкмаган хатын иреннән куркамы соң? Бик әз генә мыштым гына йөри дә, тагын, балаларын ташлап, дус хатыннарында ята. Ертык, төймәсез, керле киемле балаларны кызганып, мәктәптән дә килеп тәрбияләгән булдылар. Эшләгән җирендә дә әйтештерделәр хатынга. Районнан да килүчеләр булды.
Тик азгынлык юлына баскан, хәмер көченә буйсынган Гүзәл төшкәннән төшә барды. Эшендә бер яшь егет белән чуала башлады. Шәмсинур әби, тагын йөрәгенә түзә алмыйча, алар бергә машинада эштән кайтканда каршыларына барып, күзләрен ачарга тырышты. "Минем шул җиремне саклап йөрмә!", - дип, юлдан язган хатын юньсез сүзләр белән бианасын сүкте дә, сөяркәсе белән икәүләп машинага утырып китеп тә бардылар. Оятсызның бите барабан каешы шул. Гүзәл исә иренә, әниең ялганлый, синең күп акча алып кайтуыңа көнләшә, дип, ирен анасына каршы котыртты.
Инде карты дә бакый йортка күчкән Шәмсинур карчык нишләргә дә белмәде. Бер сынаганны ике сынасаң, шайтан көләр, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул...Хаклы булган бит аның гомер иткән Гафуры... Шул юньсез киленнәре өчен күпме сүзгә килештеләр алар. И, ходаем, кайда булган минем күзләрем?! Балалар гына кызганыч, мәктәптән кайтуга, дәү әни, ашыйсыбыз килә, дип, киләләр дә җитәләр. Нишләсен карчык, биш меңлек пенсия акчасына туйдыра әнисенә кирәкмәгән сабыйларны. Гүзәлнең кибеттә булган бурычларын да әз түләмәде әбекәй. Кеше ни эзләсә, шуны табар... Ни табарсың икән син, киленкәй? Аңы булганны гына бер хата ун хатадан саклый шул... Үзең сайладың син тормышыңдагы бу борылышыңны... Тик бер адашкач, ничек чыгарсың икән соң ул борылыштан?..
Шулай сөйрәлеп йөри торгач Гүзәл, ирен, өч баласын ташлап, сөяркәсе белән баш суккан якка чыгып киттеләр. Айрат балаларына акча эшләп алып кайтып торса да, әти-әнисе исән булган, мәктәптә укып йөргән өч бала дәү әниләре итәгендә калды. Сиксәнне куган карчык үзе чак йөрсә йөрде, оныкларын ташламады. Кулыннан килгәнчә ашатты, эчертте. Көченнән килгәнчә тәрбияләде. Дамир белән Ирекне балалар йортында икешәр атна тотып кайтарса да, алар күбрәк дәү әнисендә үстеләр. Гүзәл авылга килеп дус хатыннарында кунып киткәләсә дә, кереп балаларының хәлен белмәде.
Көннәрдән беркөнне Айрат әнисенә бер ят хатынны ияртеп кайтып керде. Йомры гына, килешле гәүдәле, сабыр карашлы урта яшьләрдәге Асия белән карчыкны таныштырды да, өч баланы яңа әниләре белән күрештереп чыкты. Кыска гына гомерләре эчендә инде төрлесен татып өлгергән балалар, күз дә алмыйча, яңа әниләренә төбәлделәр. Асия керфекләренә саркып чыккан күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, өч баланы берьюлы кочагына алды...
"Гүзәл белән аерылдым, әни. Аналык хокугыннан яздырырга кәгазьләр әзерлим. Үзе абынган үзенә үпкәләр...", - диде Айрат әнисенә бер арада. Улы белән яңа килене өч баланы җитәкләп өйләренә кайтып киттеләр. Шәмсинур карчык, ни уйларга да белми, төнне йокысыз үткәрде. Менә тагын яңа борылыш... Мондый борылышны көтмәгән иде әле ул, дөресен генә әйткәндә... Ни булса да, ходай ярдәменнән ташламасын балаларны... Бәхеткә хаклары бик тә бар аларның да...
Көндез яңа пешергән коймак-кыстыбыйларын күтәреп улына килеп кергәндә, күптән инде өнсез торган йорт эченнән килгән көр балалар тавышы ишетеп, гаҗәпләнеп куйды. Ишек алдында пыр тузып мендәр-юрган, урын-җир кагып йөргән оныклары арасында тагын ике үсмер кыз - Асиянең ияртеп килгән кызлары - йөри... Шәмсинур карчыкка яңа килененең балаларны барсын да тигез итеп: "Улым, кызым...", - дип дәшкән йомшак тавышы йөрәгенә сары май булып ятты...
Чыганак: http://vk.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250