Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөрбаш Сәрдегәне... Өчнең берсе — Әлфәт

Әтисе Әхмәткә итек басарга ярдәм итеп, булышып үскән Әлфәт бүген дә бу һөнәрне ташламый. Дөрес, ел әйләнәсе итек басмый Латыйповлар.

Елның башка чорын балта эшендә үткәрсә, кышны итеккә багышлый оста. «Итек басуның эше бик күп, иренмәгән, кара эштән курыкмаган, бик түземнәрнең генә сабырлыгы җитә аңа, - ди тормыш иптәше Фәнисә. - Йонын сатып алабыз, аннан мин чистартам, аннары Кукмарада теттерәбез... Тактага җәеп түшибез - итек рәвешенә китерәбез, әнә шуны 40 минут казанда кайната, мана, калыплый, киптерәбез... - Фәнисә сөйләгәннәрнең һәркайсы сәгатьләр-көннәр дәвамына сузылган, фәкать кул көче белән генә башкарыла торган эшләр. Ярый әле, кызыксынып эшләргә заказлары булып тора. Түбән Кама, Әлмәт, Мамадыш якларында да үз сатып алучылары бар. Оренбургтан кадәр соратып алганнар. «Ниндигә заказ бирсәләр, шундыйны эшлиҗез", - ди хуҗалар. Иң сөендергәне, бүген Сабада һөнәр училищесында укучы уллары Илфат та итек басу белән кызыксына икән. Димәк, әти-бабайлар һөнәре әле дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250