Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөрбаш урта мәктәбендә сыйныфташлар очрашуы булды

Мәктәп бусагасын атлап чыгып киткәнгә дә шактый гомер узган, күпме сулар аккан, күбебезнең чәчләре чалланган. Әйе, мәктәп еллары күптән артта калды. Аны тәмамлавыбызга да 30 ел вакыт үтеп киткән.

Күптән түгел, Бөрбаш урта мәктәбен 1984 нче елны тәмамлаган сыйныфташлар белән очрашу булды. Бу матур мизгелне һәр сыйныфташ көтеп алган. Очрашуны табигатьнең иң гүзәл урыннарының берсе булган Бөрбаш һәм Сәрдегән авылы арасындагы буа буенда оештырганнар. Сыйныфташ егетләребез тырышкан, хәтта яңгыр тимәслек итеп чатыр да ясап куйганнар. Арабызда төрле профессия кешеләре бар: механизатор, сыер савучы, пешекче, тәрбияче, укытучы, табиб, төзүче, ветеринар һәм башкалар.
Барыбыз башлы-күзле булган. Күбесенең балалары зураеп, киленле, кияүле, оныклар тәбиялиләр. Горурланырлык сыйныфташларыбыз да бар. Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре Совет районы үзәк эксперт-криминаль бүлеген җитәкләүче Әнәс Мөхәмәтҗанов, Мәскәү шәһәрендә табиб-уролог Фердинанд Вафин, Себер якларында теш табибы булып эшләүче Рафис Моратов, Бөрбаш данын еракларга танытучы көрәшче Рифкатъ Хөсәеновлар.
Бу очрашуда иң кадерле кешеләребез - ул сыйныф җитәкчеләре. Алар бер дә картаймаган, һаман шул чибәр, матур, сөйкемле. "А" сыйныфын 4 нче сыйныфка каул итеп алган рус теле укытучылары Нурания апабыз, аннан Рәмзия апабыз, тарих укытучысы Рашит абыебыз. "Б" сыйныфын 4 тән 10 нчы сыйныфка кадәр тәрбияләгән, кеше иткән математика укытучысы, бүгенге көндә Бөрбаш авыл җирлеге рәисе Сәйдәш абыебыз. Алар үзләренең иң матур, иң яшь вакытларын безне тәрбияләүгә биргән. Йөзләренә карап бүген дә сокландык. Һаман шул көе, чибәр, алсу йөз, елмаюлы караш, укучыларына бүген дә ак юл телиләр.
Кадерле сыйныфташларыма, бигрәк тә Рәзилә - Рифкать Хөсәеновларга, очрашуны оештырган, әзерләгән барчагызга олы рәхмәтемне җиткерәм. Сау-сәламәт булыйк, бергә булыйк, кабат очрашыйк! Бер очрашу, үзе бер гомер.
Фото: https://edu.tatar.ru/baltasi/burbash/sch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250