Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көндәлек мәшәкатьләр

Үткән шимбәдә Татарстан Президенты үткәргән видеобрифингта безнең район җитәкчелеге адресына тәнкыйть сүзләре әйтелмәве сөенечле фал иде билгеле. Шулай да ул тәмамлангач, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров район хуҗалыклары, оешмалары җитәкчеләре алдына күп кенә җитешсезлекләрне күрсәтеп шактый кискен проблемалар куйды. Төзелә торган ветераннар йортларын, өч авылда фельдшер-акушерлык пунктын, мәктәпләр, клублар...

Үткән шимбәдә Татарстан Президенты үткәргән видеобрифингта безнең район җитәкчелеге адресына тәнкыйть сүзләре әйтелмәве сөенечле фал иде билгеле. Шулай да ул тәмамлангач, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров район хуҗалыклары, оешмалары җитәкчеләре алдына күп кенә җитешсезлекләрне күрсәтеп шактый кискен проблемалар куйды. Төзелә торган ветераннар йортларын, өч авылда фельдшер-акушерлык пунктын, мәктәпләр, клублар ремонтларын ягу сезоны башланганчы төгәлләргә кирәк. Моңа зур өлеш кертә торган «Юмарт», «Водстрой» кебек ширкәтләр генә түгел, бу мәсьәләләр белән, иң беренче чиратта, җирле үзидарә җитәкчеләре кызыксынырга, бу эшләрнең сыйфатлы һәм вакытында үтәлеше өчен кайгыртырга бурычлылар. Авыл урамнарын, аңа илтүче юлларны тәртиптә тоту эше дә аларның көндәлек игътибарында торырга тиеш. Балтач шәһәр җирле үзидарәсенә караган Курмалада чүпне теләсә кая ташлыйлар, үзәк хастаханә янындагы автобус тукталышы яны гел шапшак. Нормада мәчеткә илтә торган күпер яны, Пыжмарада авылга керү юлы территориясе, Салавычта кибет тирәләре, Яңгулда олы юл буендагы зират территориясендә тәртип, эшлекле хуҗа кулы җитми. «МДСУ-1»нең дә юл читләрен һәм юл куркынычсызлыгы корылмаларын тәртипләп, чистарту буенча эшлисе эшләре бар. Мәсәлән, Нөнәгәр, Субаш, Пыжмара белән Сәрдеккә илтүче юлларда. Ә менә Карадуган, Шеңшеңәр, Кече Лызи, Шубан авыл җирлекләрендә барысы да тәртиптә дип әйтергә була.

Тиздән мәктәпләрдә укулар башлана. Аңа кадәр мәктәп яннарында куелган юл билгеләрен, урамнарга сызылган зебраларны тагын бер кат карап, тәртипләп чыгу мәҗбүри. «Сак бул, балалар» дигән билге һәрьяктан килгән транспорт хуҗасына күренерлек урынга куелырга, зебра сызыклары караңгыда да, яктыда да ачык беленеп торырга тиеш.

Коры җәйдән соң дәвамлыга әйләнгән яңгырлар бер яктан сөендерсә дә, болай да аз игенне югалтуларсыз җыеп алуны куркыныч астына куя. Инде борчакны җыеп булырына өмет юк диярлек. Аны, җыюны сузып килеп, яңгырларга калдырган хуҗалыклар хәзер сенажга тутыралар. Урак башындагы бу очрак хуҗалык җитәкчеләре өчен сабак булгандыр, шәт. Яңгырлар бер туктар. Шул чагында ниндидер могҗиза көтмичә, аяз торган көннәрнең бөтен мөмкинлеген тулысынча файдаланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев