Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Буразнада калган яшьлек.

1940нчы елның җылы яңгырлары кырларга мул уңыш алып килә. Атларны чиккән сөлге-кулъяулыклар белән бизәп колхозчыларга ашлык өләшәләр. Чиккән кулъяулык - заманның иң күркәм ядкәре. 1941 елның печән өстенә төшәргә дә чигүле кулъяулыклар, буяулы тырма-сәнәкләр әзерләнә.

Ләкин кулъяулыклар яуга китәселәргә истәлеккә бирелә, эш кораллары мылтыкка алмаштырыла. Илгә сугыш афәте ябырыла. Гап-гади крестьян тормышы белән көн күрүче 16 яшьлек Мотыйга Сабирова гаиләсенә дә олы сынаулар алып килә июнь таңы.
Сабирова Мотыйга Сабир кызы 1925нче елның 15нче ноябрендә Яңа Салавыч авылында туган. Әнисе һәм әтисе гади крестьяннар. Мотыйга апаның балачагы искиткеч катлаулы, чуар, болгавыр заманга туры килә. Яланаяклы балачак колхозлашу, күмәкләшү, таралу, сибелү чорында кала. Яшүсмер кыз сугыш чорында мәҗбүри рәвештә Яңгул, Норма, Салавыч авылына почта ташый, кара печатьле кайгы кәгазьләрен дә, күптән көтелгән сөенечле солдат хатларын да күпләргә илтә яшь кыз. Почтаны 3 авылга ташу япь-яшь кыз өчен үтә дә авыр була. Хәер, эшнең җиңеле кайда бар иде ул чорда.
Почта ташуны сугыш чорында тылдагы иң авыр эшләрнең берсе булган урман хәзерләү белән алыштырыла. Яшь булса да түзә, зарланмый, сыкранмый Мотыйга. Үзеннән күпкә олы хезмәттәш апаларның да, яшьлек энергиясенең дә авыр хезмәткә чыныгу чорында ярдәме тия. Фронттагыларга тагын да авырдыр әле дип, уйладык дип искә ала Мотыйга апа.
Сугыш тәмамалана. Ләкин авыл ирләрсез кала. Колхоз техникасының иярләре буш тора. Сугыштан соң Мотыйга Сабирова тракторчы булырга карар кылып, Арча районы училищесына укырга керә. Алар Салавычтан бер төркем яшьләр Үрнәк училищесында гөрләтеп укып йөриләр. Әсфәндияр Низамиев, Гөлфания Шәрәфетдинова, Гыйлемхан Сабиров, Әхмәтҗан Әхтәмов һәм Биктәш авылыннан Тамара исемле кыз 7 айда тракторчы һөнәренә өйрәнеп чыгалар.
Беренче тапкыр трактор руле артында Мотыйга Сабирова 1951нче елда "Победа" колхозы кырларына чыга. Санаулы тракторга язын-көзен кыр эшләре булса, кышын бертуктаусыз урманда эшлиләр. Хезмәттәшләре Ушма авылыннан Семен Петров, Николай Гришкиннар Мотыйга апага һәрчак ярдәмче, киңәшче булалар. Үзенең квартира хозяйкасы Добромыслова Евдокия апаны һәм үзенең хезмәттәшләрен ул бүген дә сагынып сөенеп искә ала, алар белән элемтәдә тора.
Ушма, Балтач, Хәсәншәех кырларын аркылыга, буйга иңли Мотыйга Сабирова. Чалт аяз кояшлы көннәрнең берсендә басу түренә җиккән ат килеп туктый. "Сине алырга килдем Мотыйга, авыл советы Жәмилә апа чакырды", дип хәбәр сала атчы. Мотыйга апа ат арбасына ничек утырганын да, кайтып җиткәнендә, авыл советы рәисе бүлмәсенә ничек кергәнен дә тоймый. Агарып, хәлсезләнгән кыз көчкә телен әйләндереп: «Бер уч ашлык та урлаганым юк, икмәккә үрелгәнем булмады», ди.
Жәмилә апа тракторчы кызны үзенең ягымлы карашы белән тынычландыра. "Мотыйга, сезне «Победа» колхозы хезмәткәрләре Татарстан Верховный Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәттеләр". Алай да тракторчы кыз бер мәлгә югалып кала. "Мин булмыйм, бернәрсә дә белмим" дип беркатлы җавабын биреп, кыз кырга тракторы янына ашыга. Гап-гади авылның тракторчы кызын Казанга ук депутат итеп йөртерләр дип, уйлап та карамый. Аның чорындагы өлкәннәр әле дә хәтерли. Демонстрациягә чыккач, хәтта:
"Яратабыз һәм сөябез
Гүзәл Татарстаныбызны.
Депутат итеп сайлыйбыз
Мотыйга апабызны", дип җырлыйлар.
Сайлаулар уңышлы үтә. Мотыйга Сабирова Татарстан Верховный Советының алтынчы чакырылыш депутаты булып сайлана. Кызның исеме алдынгылар сафыннан төшми. Техникадан югары житештерүчән файдаланган өчен районның мактау таныклыклары белән бүләкләнә. 1966нчы елга кадәр 15 ел буе «Победа» колхозында корыч айгырны иярли ул.
Авыл акрынлап тернәкләнә, тракторчы кызларны сугыштан соңгы яшь буын алмаштыра. Мотыйга апаны рәхимсез авыру вакытыннан элек пенсиягә китәргә мәҗбүр итә. Шуңардамы, күңел түрендә һаман да трактор гөрелтесе йөртә ул. Түр башындагы тегү машиналарыннан гына чыга торган тигез гөрелте аны яшьлегенә, Балтач, Хәсәншәех, Ушма кырларына алып кайта. Бу кырлар Мотыйга Сабирова күңеленә әле дә рәхәтлек һәм шатлык өсти, чөнки ул шунда яшәү чыганагы, тормыш тоткасы булган икмәк үстерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250