Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм үткәрдек

«Факел» яшүсмерләр клубында әниләр көненә багышланган «Изге күңелле әниләребез!» исемле гаҗәеп матур кичә булып узды.

Кичәгә бистәнең микрорайоныннан төрле яштьтәге әнкәйләребез килгән иде. Кичә әниләр өчен әзерләнгән уеннар белән беррәттән, балалар тарафыннан әзерләнгән концерт белән үрелеп барды. Берсеннән-берсе кызык конкурсларыбыз да әниләребезгә бик ошады. Әниләр үзләренең тапкырлыкларын, зирәклекләрен, җырлау сәләтен һәм шул ук вакытта сәхнә осталыкларын да күрсәтеп узды. Алар чыгыш ясаган сәләтле балаларга карап сокландылар, горурландылар. Балалар рәхмәт сүзләре белән шигырьләр сөйләгәндә әниләрнең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый иде. Кичә барлык әниләрнең дә күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250