Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин котлый:

Хөрмәтле төзүчеләр! Менә янә Сезгә карата тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләре белән сугарылган һөнәри бәйрәм - Төзүчеләр көнен каршы алабыз. Төзелеш һәрчак районыбызның социаль-икътисадый тормышында өстенлекле урын тотты. Районыбыз авыллары бүген көннән-көн матурлана икән, моңа, әлбәттә, Сезнең иҗади тырышлыгыгыз, тынгысыз хезмәтегез нәтиҗәсендә ирешелде. Сез күңел җылысын биреп салган йортларда өй...

Хөрмәтле төзүчеләр!

Менә янә Сезгә карата тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләре белән сугарылган һөнәри бәйрәм - Төзүчеләр көнен каршы алабыз. Төзелеш һәрчак районыбызның социаль-икътисадый тормышында өстенлекле урын тотты. Районыбыз авыллары бүген көннән-көн матурлана икән, моңа, әлбәттә, Сезнең иҗади тырышлыгыгыз, тынгысыз хезмәтегез нәтиҗәсендә ирешелде. Сез күңел җылысын биреп салган йортларда өй туйлары гөрли, бәбиләр дөньяга аваз сала, өр яңадан җиһазландырылган мәктәпләрдә балаларыбыз гыйлем ала, мәдәният учакларында яшьләребез күңел ача, социаль хезмәт күрсәтү биналарында күпме игелекле гамәлләр кылына.

Нинди генә кыен чор булмасын районда төзелеш эшләре ел саен уңышлы дәвам итә. Күпкатлы йортларны капиталь ремонтлау, мәктәпләрне өр-яңадан җиһазландыру, ветеран йортлары, тузган торак программасы буенча йортлар төзү, фельдшер-акушерлык пункитларын сафка бастыру аеруча кызу темплар белән бара.

Шунысы бигрәк шатлыклы, соңгы елларда биналарның тышкы ягын бизәүгә аеруча нык игътибар бирелә. Төзелгән юлларны ремонтлап, төзекләндереп тору, асфальт түшәү - болар барысы да Сезнең тырышлык белән тормышка ашырыла.

Бүген Сезнең алда төзелеш күләмен арттыру, төзелеш кадрларын саклап калу, яшьләрне әлеге мавыктыргыч һәм игелекле һөнәргә тарту кебек олы бурычлар тора. Сез аларны тормышка ашыруда, нәтиҗәлелекне үстерүдә бөтен сәләтегезне куячагыгызга тирәтен ышанам.

Кадерле иптәшләр! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан Сезгә иң җылы, иң эчкерсез котлау сүзләремне җиткерәм. Сез салган йортлар һәркемгә бәхет кенә алып килсен.

Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет, йортларыгызга муллык һәм иминлек телим.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев