Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чаңгы юллары Биктәштә дә салынган

Тормыш мәгънәле шул чакта, әгәр дә син аның һәрбер кадерле минутын үзеңә һәм башкаларга файдага үткәрә алсаң.

Ул яктан биктәшлеләргә сокланырлык, бер кат эшләрен бетергәч, кичкырын, аякларга чаңгы эләбез дә, ә-ә-ә-нә андагы, басу уртасындагы агачка кадәр шуып, әйләнеп киләбез, диләр. Кичке караңгылык та куркытмый үзләрен, ялан кырда төлке, бүре мазар, кыргый этләргә юлыгырбыз дип тә шикләнмиләр. Һичьюгы сөйли торгач мифка әйләнгән чубакабрадан булса да шүрләрләр иде берәүләр. "Кемдер күршесе, кемдер дус кызы белән чаңгы шуа, Илдар абыйлар (Иванов) менә гаиләләре белән шул агачны әйләнеп кайта", ди авылның активисты, клуб мөдире Гөлира. Үзе дә чаңгы шуарга ярата. Ялгыз агач дигәннәре якын ара күренми, әмма шул араны матур көннәрдә бер булса да үтәргә тырышабыз, диләр. Эшкә дә, сәнгатькә дә өлгер халык сәламәт яшәү рәвешенә вакыт таба. Теләк кирәк тә, яшәүнең кадерен белергә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250