Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чәчәк бизнесы (фото).

Чәчәк сату нокталары яныннан тыныч күңел белән узып китә алмыйм мин. Кереп, сокланып булса да чыгам. Чәчәкләр биргән яхшы кәеф, уңай энергияне сүз белән генә аңлатып буламы икән?!

Чәчәкләр, тикмәгә генә хатын-кызлар өчен иң зур бүләк булып саналмыйдыр инде. Чәчәк бәйләмнәре бүләк итәргә сәбәбе дә чыгып кына тора бит: туган көннәр, туйлар, юбилейларны әйткәндә юк инде, һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле даталарның һәр кайсында чәчәк кабул итеп алуы үзе бер шатлык! Хәзер Балтачыбыз урамнарында да чәчәк сату нокталары артканнан арта. "Конкурент"лары күп булган саен, һәркайсында сыйфат ягы да, сатып алучыларга карата мөнәсәбәт тә яхшыра. Иң мөһиме, әкренләп һәр ноктаның даими үз клиентлары барлыкка килә башлый.
Чәчәкләр үстереп сату белән шөгыльләнә башлаганнарына 5-6 ел чамасы гына булса да, Шода авылы егетләре бертуган Сәйдәш һәм Сәяр Шакирҗановлар бу үзенчәлекле кәсепнең серенә төшенеп, уңышлы гына керем дә алып киләләр инде. Чәчәкләрнең төрләренә карап, күпләп сатып алу һәм үзләре үстереп сату белән дә шөгыльләнәләр. Агроном һөнәрен үзләштергән Сәяр Ижауда үз эшен җәелдереп җибәрсә, абыйсы Сәйдәш Казан, Биектау, Арча, Саба, Шәмәрдәндә, билгеле инде - Балтачта чәчәк сату нокталары булдырырга өлгергән.
- Сатулар яхшы бара, хәтта, кайвакытларда өлгереп бетеп булмый. Киләчәктә тагын да камилләшеп, сәүдә нокталарының санын арттырып, башка районнарга чыгарга да исәп бар. Бүлмә гөлләренә дә сорау елдан-ел арта бара. Андыйлардан күбрәк бальзамин, цикламен, пеларгония, яран, бегония төрләрен сатып алалар. Бездә чагыштырмача арзан бәяләр. Язга чыгуга бакча гөлләренең үсентеләрен дә сатуга чыгарабыз, безнең якларга чыдам петуния, бегония, бархатцы кебек чәчәкләргә өстенлек бирәләр. Җәйге чорда үсентеләрне, гөлләрне сату өчен бистә үзәгендә"Радик" кибете янәшәсендә ачык һавада махсус палатка да булдырдык, - дип таныштырды үз бизнесы белән Сәйдәш Шакирҗанов.
Аларның чәчәк бизнесы юлына кереп китүләре әниләре Фирдания ханымның өен, тәрәз төбен тутырып гөлләр, бакчаны балкытып чәчәкләр үстерүеннән башланган. Гаилә башлыгы - әтиләре Сәүбән дә үз куллары белән матурлык тудырырга яратучы кеше. Шакирҗановлар бергәләп, кышкы суыкларда ук чәчәкләр үстерүгә көч түгә башлый.
Алар авылдагы теплицаларында, нигездә, тюльпаннар үстерү белән шөгыльләнәләр. Урамда кыш уртасы булуга карамастан, туфракны җылыту, суганчаларны утырту, үсентеләрен тәрбияләп үстерү, биопрепаратлар белән тукландыру, ә инде чәчәккә бөреләнгәч, үз вакытында җыеп алып, сату нокталарына озату белән мәшгуль алар. Теплицаны аллы-гөлле нурга күмеп бер якта җете кызыл, икенче ягында сап-сарылары, ә калган өлешендә алсу төстәге тюльпаннар үсә.
Аларның озынлыклары 55 - 60 сантиметр озынлыкка җитә. Чәчәк үстерүчеләр моны яхшы аңлый - бу тюльпан өчен бик әйбәт күрсәткеч. Шакирҗановлар бу нәфис чәчәкләрне утыртканда ук безнең як климатына яраклашкан, чыдам, нык, озак саклана торган сортларына өстенлек бирәләр. Хәтта быел тюльпаннарны 14нче февральгә - Изге Валентин көненә үк өлгерткәннәр. Яшьләр арасында бик популярлашкан бу бәйрәмдә мәхәббәт символына әверелгән кызыл розалар белән бер рәттән алар да яхшы сатылган һәм йөрәк формасындагы гадәти булмаган букет ясатучылар да булган.
Ә 23нче февраль тирәсендә канәфер чәчәкләрен һәм хрезантема букетларын күпләп сатып алганнар. Алда язның иң күркәм бәйрәме 8нче март - Халыкара хатын-кызлар көне. Бәйрәмдә якын һәм кадерле кешеләрегезне, хезмәттәшләрегез арасыннан гүзәл затларны сөендереп, чәчәк бәйләме бүләк итәргә уйлыйсыз икән, бистәнең Ленин урамы үзәгендә "Радик" сәүдә йортының алгы як өлешендә урнашкан чәчәкләр павильонына рәхим итегез!
Бүгенге көндә сатуда тюльпанның бер сабагы, ни бары, 50 сум, роза 100 сум тора. Шулай ук бүлмә гөлләре, күп төрле әзер букетлар бар. Сезнең тәкъдимнәрне исәпкә алып, күңелегезгә хуш килерлек чәчәк бәйләмен шунда ук ясап та бирәләр. Алдан заказлар да кабул итәләр - телефоны 89196 -95-96-16. Әлеге чәчәк сату ноктасы ачылганына бер ел гына булса да, аннан халык өзелми. Сату ноктасындагы уңай атмосфера һәркемне канәгатьләндерерлек. Шуңа да бер килгәннәр үзләренең даими клиентларга әверелгәннәрен сизми дә калалар. Шулай ук Шакирҗановларның Шодадагы һәм Балтачтагы үз йортларында да чәчәкләр сатыла. Балтач бистәсе, Ак. Королев урамы, 4нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Чәчәк сатучылар белән аралашкач шундый нәтиҗәгә килдем. Чәчәк сатып зур табыш алыр өчен, башка төр бизнесменнарга караганда да күбрәк тир түгәргә кирәк икән. Бигрәк тә безнең илдә, авыл җирендә. Чөнки орлыкларны чит илдән кайтартырга, вакыт белән исәпләшми, кыштан ук чәчәк үстерү өчен бар уңайлыкларны тудырырга, хәстәрләп карап үстерергә, сату өчен шәһәр җирлегендә халык күпләп йөри торган сәүдә нокталарында чәчәк павильоннары булдырырга һәм өшетми, шиңдерми, саклап сатарга кирәк. Моның барысы өчен ничаклы чыгымнар тотылганын да исәпкә алсаң, "Матурлык корбаннар таләп итә" дигән халык әйтеменең урынлы яңгыравына, һичшиксез, ышанасың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250