Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чәчкәләрнең гүзәллеге күзләрендә чагыла

Район Советының җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Розалия Хәйруллинаның һәр эш көне зәңгәр тышлы папка-журналдан башлана. Беренче карашка эш кәгазьләре, көндәлек планнар, бик күп төрле документлар белән тулган гадәти бер папка кебек тоелса да, аның алтынга тиң хәзинәсе бар. Бу папканың тышлыгы эчендә Розалия ханымның әнисенең сурәте тора....

Югары Шубан авылында гади колхозчылар Нигъмәтулла абый белән Разыя апа гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килгән кызга гүзәл чәчкәләргә охшатып, Розалия дип исем кушалар. Кечкенәдән тырыш, кызыксынучан, тапкыр булып үскән кыз, Шубан башлангыч, Карадуганда сигезьеллык мәктәпләрен бары "5"ле билгеләренә генә тәмамлый. Мәктәп елларының якты истәлекләрен әле дә күңелендә яңартып, "Мин бүген дә пионер, комсомол тормышын сагынам. Ул чорларда таләпләргә буйсыну һәм иҗадилык, камиллеккә ирешүгә зур омтылыш көчле иде. Әнә шулар хезмәт биографиямнең һәр баскычында максатчанлык, әдәплелек, үзара мөнәсәбәтләрдә намуслылык һәм ышаныч белән эшләргә ярдәм итте. Мәктәп елларында туризм белән шөгыльләнү, поход-экскурсияләргә йөрү, уку алдынгысы һәм җәмәгать эшләре активисты буларак, Ульяновск, Мәскәү, Тольятти кебек зур шәһәрләрне барып күрү һәм туризм слетында республикада призлы урынга чыккан өчен "Артек" пионер лагерена юллама белән бүләкләнеп, ял итеп кайтуларымны әле дә сагынып искә алам", ди ул. Рус телендә белем алырга теләп, Розалия бертуганнары артыннан Балтач урта мәктәбенә йөреп укый башлый. Кулына өлгергәнлек аттестаты алып Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Яшь белгеч хезмәт юлын Норма мәктәбендә башлый. Аннан соң район мәгариф бүлегенә инспектор итеп билгеләнә. 1987-1996 елларда Хәмит Хәсәнов җитәкчелегендәге дус, тату коллективта хезмәт куя ул. Әлеге елларда аңа мәктәп җитәкчелегенең эшчәнлеген тикшерү, математика фәненең торышы өчен җавап бирү, укыту процессын дөрес алып баруны тәэмин итү кебек үтә дә төгәллек һәм таләпчәнлек сорый торган вазыйфалар йөкләнә. Мәктәпләр белән аңлашып, ярдәмләшеп эшлиләр алар. Розалия Нигъмәтулловнаның ул еллардагы эшчәнлеге югары бәяләнеп, 1993 елда ул "Халык мәгарифе отличнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
- 1996 елда районда социаль яклау бүлеге булдырылды, хәзерге бинасының төзелеш эшләре башланды. Мине бүлек мөдире итеп куйдылар. Республикада башка районнардан дүрт елга соңарып ачылганга күрә баштагы елларда авыргарак туры килде. Яңа бина төзелде, хезмәткәрләр алынды. Тик миңа анда эшемне озак дәвам итү насыйп булмады. 2002 елда яңадан хезмәт вазыйфасын үзгәртеп, район хакимиятенә гомуми бүлек мөдире итеп күчерделәр. Ә 2006 елдан бүгенге вазыйфада...", ди тынгысыз хезмәт юлы үтеп, зур тәҗрибә туплаган ханым.
Җитәкчелектә эшләүче хатын-кызлар, гадәттә, җәмгыять тарафыннан кырыс, эшлекле, үз-үзен тотышында билгеле бер кагыйдәләргә буйсынучы һәм аңлы рәвештә үзләренең хис-тойгыларын тирәнгәрәк яшерүче затлар буларак кабул ителәләр. Беренче карашка шулайдыр.., ә менә Розалия Хәйруллина белән очрашудан мин аны эчтән нык һәм тыштан сокланырлык, үзара мөнәсәбәтләрдә бары намуслылык һәм үзенең интуициясенә таянучы, теләсә нинди вәзгыятьтә дә хатын-кыз булып кала белүче сөйкемле зат буларак кабул иттем.
Нинди генә тармакны алып карасак та, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, кеше шәхесен яклап эш итә ул. Шул ук вакытта тормышның үзәгендә кайнаган мәлдә зур җаваплылык, төгәллек һәм гаделлек кебек сыйфатларны барысыннан да өстен куя. Хакимият органыннарында эшләгәнгәме холкы белән бик таләпчән булып күренсә дә, Розалия ханым киң күңелле, сабыр һәм кешеләргә ихтирамлы булуы белән абруй казанган шәхес. Гомере буе җаваплылык тойган мәлдә, сабыр һәм тәвәккәл булып кала алса да, өенең бусагасын атлап керүгә гадәти бер ир хатынына әверелә дә куя ул. Кенәбаш егете Икрам белән корган ояларында лачындай ике егет буй үскән. Икенче уллары Булат тормыш иптәше Ләйсән белән Казанда яши. "Безгә онык бүләк иттеләр. Сөеп туя алмыйбыз оныгыбыз Салаватны. Киленем Ләйсәнне дә бик хөрмәт итәм. Бик уңган-булган! Алла боерса, тагын бер улыбыз Илшатны да башлы-күзле итәргә йөргән көннәребез. Балаларның уңышларына сөенеп яшәгән көнебез"- ди әниләргә генә хас ихлас ярату хисе белән, үзе дә шушы көннәрдә гомер бәйрәмен билгеләп үтәргә җыенучы Розалия ханым.
- Тормыш бит ул үзенең сынаулары белән үрелеп бара. Миңа исә бернәрсә дә җиңел генә бирелмәде. 30 ел дәверендә ниндидер уңышларга ирешкәнмен икән, - ул гаиләмнең ныклы терәге, хезмәттәшләрем белән уртак тел табып, килешеп эшләү нәтиҗәсе. Хезмәт авырлыгыннан онытылып торырга миңа табигать булыша. Кечкенәдән җиләкле июль аен көтеп алам. Бакчамда чәчәкләр, тәрәз төпләрен тутырып бүлмә гөлләре үстерәм. Иң яраткан чәчәкләрем тюльпаннар. Яз чәчәкләре булгангамы, аларны аеруча да үз итәм. Розаларның купшылыгына сокланам. Чәчәкләремнән бөркелгән гүзәллек тормышыма ямь өсти", - ди ул бар күңелен ачып салып.
Бу мизгелләрдә Розалия ханым үзе дә нәфис чәчкәне хәтерләтә иде. Аны саклаучы да яклаучы да булган өч ир-егете энәләре булса, ә үзе купшы роза гөле - Розалия бит ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250