Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чүплек... зиратны чүпли

Безнең Яңа Салавыч авылының чүплеге зираттан әлләни ерак түгел.

"Барып кара әле, бу көннәрдә чүплектәге бөтен полиэтилен, төсле кәгазьләр, вак-төяк чүпләр барысы да зиратка күчкән", - дигән авылдашлар хаклы булып чыкты. Шушы араларда булган көчле җил чүплектән очырта алган һәр нәрсәне зиратка "ташыган" икән. Эчке яктагысын инде якыннарының каберләрен чистартырга килүчеләр җыештырып алган, ә менә зиратның тышкы ягы, хуҗалык басуы чүпләр белән "балкып" тора. Бу чүплеккә безнең авылдан тыш Биктәш, Иске Салавычның күпчелеге чүпләрен ташлавын искә алсаң, чүплекнең көнләп үсүен күзаллау кыен түгел. Күпчелек чүпләрне таратып, теләсә ничек ташлый. Нәтиҗәдә керү юлы бик тиз бикләнә. Авыл җирлеге җитәкчеләре дә аны көндәлек тәртипләп, таптатып, күмдереп кенә тора алмый бит инде. Монда безгә яшисе! Ул вак-төяк чүпләрне махсус капчыкларга тутырып ташлаганда да бу кадәр таралмас иде. Зиратка каберлекләр чистартырга килүчеләр дә бар чүпләрен койманың теге ягына аудара - анысын кем җыештырырга тиештер? Бәлки чүплекнең бу ягын, юл гына калдырып, биек тимер сетка белән әйләндереп алыргадыр? Ул чакта, чүпләр шунда тоткарланып калыр, авылның югары оч урамнарын да" бизәмәс" иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250