Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЧЫК, КОЯШЫМ, ИРТӘГӘ... (тормыштан алынды)

Шәһәрдә уку йортында укып йөргән Гөлчәчәк, җәйге каникулда туган йортына кайтып кына күренде дә, әнисенең үтенече буенча ике туган апасы яшәгән авылга юл тотты. Үз гайләсе белән яшәп яткан Диния апасы башына яңа гына операция ясаткан һәм авыр эшкә ярамый иде.

Гөлчәчәк берсеннән-берсе кечерәк ике баланы карашты. Җизнәсенә печән чабышты, җыешты. Көтү көтте. Бакчада җиләк-җимеш, яшелчә үстереште. Авылда әти-әни канаты астында, туганнары белән бергә эшләп үскән кызга шулай апасына ярдәмләшеп яшәве авыр түгел иде. Әнисе өч кызын бар эшкә дә өйрәтте: "Эшегез минем өчен булса, өйрәнүегез үзегез өчен булыр". Өч кыз үзара тату үстеләр. Өстәлдә бер кәнфит ятса, аны өчкә бүлеп ашый торган булдылар. Ә Гөлчәчәк арада бер моңлы, нечкә күңелле бала иде. Бәләкәйдән үк телгә оста булган, көр тавышлы баланы күршеләре урамда еш кына, көлешә-көлешә, сый биреп, кул чаба-чаба, шигырь сөйләттеләр, җыр җырлаттылар.
Диния апасының тавык чүпләсә дә бетмәслек эшләреннән бераз арынгач, Гөлчәчәк кичен елга буен урап менә. Ярга утырып, тына белмәс елга җырын тыңлый. Чылтыр-чылтыр... Чылтырап аккан елга суы тавышында кызның хыялый күңеле әллә нинди хикәятләр ишеткәндәй була... Гөлчәчәк җирдән иелеп алган чуер ташны елга суына ыргыта. Елга тынгандай була... Әнә офыкта әкрен генә кояш байый. Болытлар артына сыенган кояш күкне, болытларны шундый матур, кызгылт, алтын-сары, алсу, куе зәңгәр, шәмәхә, күксел... санап бетмәслек буяуларга мана... Хискә-моңга бай күңелле кыз, битен кояш нурларына куеп, эчтән генә саубуллаша: "Саубул, кояшкай! Иртәгәгә хәтле, яме...". Менә тагын бер көн байыды... Ә Гөлчәчәк өчен бу һич тә кызганыч түгел. Ул иртәгә тагын сызылып таң атасын белә. Аның бар гомере, киләчәге алда әле. Кызның яшь, хыялый күңелен ашкындырып, алда әллә ниләр ымсындыра...
Ә бу җәйдә мәхәббәт, унсигез яшьлек кызның сөеп-сөелеп карамаган күңелен сискәндереп уятты да, сиздермичә генә йөрәк түренә үрләде. Башта дусларча гына аралашып йөрсәләр дә, кыз төс-кыяфәте килешле генә күренгән, татлы теле белән әсир итә белгән Ихсанны көтеп ала башлады. Араларындагы шактый гына яшь аермасы да комачау итмәде. Зифа сынлы, өзелергә торгандай нечкә билле, кыйгач кашлы кыз, егеткә озын керфекле күзләрен төбәп, алсу иреннәре бераз ача төшеп, һәр сүзен тартып алырдай булып тыңлады. Ул әле беркемнән дә алданмаган, сөю газапларында янмаган, зур күзләрен ачып, бар дөньяга ышанып баккан, саф, садә күңелле кыз иде.
Моңа хәтле үз парын очрата алмыйча, егерме биш яше тулып, өйләнер вакыты җиткән Ихсанга да бу саф күңелле, ачык йөзле кыз ошады, булса кирәк. Тирә-як авылларда үз улына тиң булырдай кыз-кыркын күрмәгән әнисе Гөләндәмнең дә күңеленә ягымлы, уңган Гөлчәчәк, сынап-сынап карагач, хуш килде кебек. Ихсан, Гөлчәчәк янына килгәндә, әни җибәрде, файдасы булыр, эч, дип Гөләндәм яшелчә-җимештән сыккан сокны банкасы белән күтәреп килә башлады. Кызга егетнең бу тәкъдиме башта сәер күренсә дә, тора-бара күнекте.
Дүрт-биш айдан Гөлчәчәк, бик яшь булуына карамастан, Ихсанга тормышка чыкты. Егет әти-әниле, тулы гайләдә яши иде. Апасы Динара, күптән вакыты җитеп, узып барса да, тормышка чыкмаган иде әле. Энекәше дә үз оясын корырга уйламый. Шулар өстенә Гөләндәм балалар йортыннан башта өч бала, соңрак тагын өч бала барып алды.
Әйе, Гөләндәм үз йортында үзе баш, үзе түш, үзе түрә иде. Монда һәрвакыт аның сүзе генә үтемле булды. Ни генә әйтсә дә, һәрчак ул гына хаклы булды. Иренең фикерен хатын аяк астына салып тапамады, тик һәрчак үз ягына аудара белде. Балаларын да бер караштан тыңлата белде. Алар аналарының сүзеннән чыкмадылар.
Читтән караганда бик тату, бик нык күренә иде Гөләндәмнең гайләсе. Ике катлы иркен генә йорт. Зур бакча. Санап бетмәслек мал-туар. Кайнап торган зур гайлә. Кеше алдында вәкарь белән генә, килешле итеп сөйләшә белгән Гөләндәмнең исеме халык алдында да абруйлы гына кебек. Әнә ничә ятимне үстерә! Әйе, үзеңнең өч балаң янына алты үксез баланы барысы да алып кайта алмый шул.
Алып кайту беләнмени? Ана назын, ата җылысын эзләгән сабыйларга чын ата-ана була белергә кирәк. Дөнья бер гаепсез кыерсыткан ятимнәрне яклый белергә кирәк. Кыска гына гомере эчендә җанына җыелган рәнҗүдән, сагыштан аралый белергә кирәк. Кеше булып үссеннәр, тормышта адашмасыннар өчен дөрес тәрбия бирә белергә кирәк. Гөләндәм шул хәтле баланы ни исәп белән алгандыр, үзенә генә билгеле.
Бу йортта үскән балаларның язмышына кызыгырлык түгел иде. Әз генә тыңламасалар да, үги аналары, күгәргәне күренми, дип аларның башларына сукты. Ә беркөнне, бер балага кызып китеп суккач, хәтта юкарак уклау таягын да сындырды. Үзен тыңлашмаган өчен рәхимсез Гөләндәм балаларны кайчак келәткә ябып тотты. Өчәр сәгать бер иелеп-бер бастырып җәфалаган чаклары булды. Эшләвен эшләтте инде аларны Гөләндәм. Бәләкәйдән үк эшкә җигә башлады. Бер көтү мал-туарын каратты. Мал астын чистарттырды. Бакча каратты.
Ә ник эшләтмәскә? Бакча җимеше, яшелчәсе дә шул өстәлгә керә бара. Мал-туар да туендыра, ит-сөт бирә. Үз тамакларын туйдырырга кечкенәдән өйрәнсеннәр. Аннары, хөкүмәтнең алты баладан кергән акчалата ярдәме дә зур гайлә өчен бер дә артык түгел. Гөләндәмнең күптән буйга җиткән, мәктәптә укытучы булып эшләгән кызы һәм әзмәвердәй ике улы теләгән вакытта гына йокыдан тордылар. Ә алар торганчы кечкенәләре бар эшне бетереп куя иде.
Язмыш болай да кыерсыткан, үз ата-анасына кирәкмәгән, хөкүмәткә дә артык күренгән бәхетсез балалар Гөләндәмдә дә әти-әни назын, җылысын, якты йөзен сирәк күреп үстеләр. Үз язмышларын олылар хәл иткән үксезләр кемгәдер барып зарлана белмәделәр. Алар бу тормышны, шулай тиеш, дип кабул иттеләр.
Килене Гөлчәчәк тә Гөләндәм өчен шул балалар йортыннан алган ятимнәрнең берсе кебек иде. Монысын да теләгән вакытта кагып-сугып, "акылга утыртып" алырга да була... Унсигезе яңа тулган кызны бөгәргә була әле... Гөлчәчәк, биана йортына төшүнең икенче көненнән башлап, җигелеп эшләде. Соңрак, авырлымын, дип тормады, кеше уянганчы, сәгать дүрттән торып, ике сыерын сауды, сөтен сатарга чыгарды, тиресен түкте, су ташыды. Кечерәк балаларны да карашты - киендерде, юындырды, ашатты, мәктәпкә озатты. Беркемгә дә ярарга, ошарга тырышмады килен кеше. Аның табигате, холкы шундый тырыш, үз-үзенә карата тәлапчан иде.
Шулай эшләп-эшләп тә барсына да ошый алмады Гөлчәчәк бу йортта. Таудай корсаклы килененең көзге пычракта, чак иелеп, баскыч юып ятканын күргәч, биатасы, киленен кызганып, кызы Динарага юарга кушкан иде, тегесе Гөлчәчәкне бер дә юкка дошман ясады һәм күралмый башлады: "Миңа сүз тидерер өчен син уңган булып кыйланасың!". Гөлчәчәккә үч итеп, Динара аңа әллә нигә бер кергән интернет челтәрен ябып куйды.
Гөлчәчәк эшләп алган акча тиененә хәтле сәгате-минуты белән бианасы кулына күчә барды. Сез яшьләр әле, тота белмисез, янәсе. Гөләндәм, анысы дөрес, кулына кергән акчаны бик тә тота белә иде. Килене алып кайткан хезмәт хакына да урын табыла торды: йортның икенче катын ремонтладылар. Ә үз гайләсе, үз кирәк-ярагы баштан ашкан Ихсан әнисенә, әлбәттә, каршы бара алмады.
Хәер, Ихсан үзе дә акчасын хатынына түгел, әнисенә кайтарып бирә иде. Ул әле дә мөстәкыйль, үз башы булган хатынлы ир түгел, ә әнисенең итәгеннән кулын ычкындыра алмаган малай санында иде. Сыер имчәгеннән аерыла алмаган бозау хәлендә иде ул әле дә. Хатыны алдында бөркет булып кыйланса да, ул һаман әнисенең канаты астыннан яңа гына борын төртеп килгән чыпчык иде.
Әйе, яратам, сөям сүзләрен кызганмаса да, Ихсан ник өйләнгәнен үзе дә белми иде кебек. Әзер түгел иде ул гайлә дигән катлаулы, җаваплы, зур тормышка. Егерме биш яше тулып үтсә дә, ул әле дә ныклап үсеп җитеп, киереп аякларына баскан ир түгел иде.
Бер кичне, юынасы кеше юынып беткәч, Гөлчәчәк белән Ихсан мунча керергә киттеләр. Чишенеп өлгергән Гөлчәчәк, шампунь беткәнлеген күреп, иренә өйдән яңаны алып килүен үтенде. Тик шампунь күтәреп килеп җиткән Ихсан ... ишекне тутырып ачты да, үзе читкә китеп, артындагы энесенә мунча алдында шәп-шәрә басып торган хатынын күрсәтте. Абыйлы-энеле икесе дә рәхәтләнеп шаркылдап көлделәр.
Оятыннан кая басырга белмәгән Гөлчәчәк йөгереп мунча эченә кереп китте. Беренче тапкыр яшь хатын иренә ныклап рәнҗеде. Үзенә ышангандай ышанган, иң якын күргән кешесе шулай ямьсез итеп көлде аңардан. Иренә җан-тәненең бар сафлыгын, кеше кулы тимәгән бөтен барлыгын ышанып тапшырган хатынның ышанычында ире ниндидер көлке, кызыклы тамаша эзләде. Ул гына белергә тиешле серне бар дөньяга ачты. Бер бөтен булып иренә береккән, йомылган җанның бөтенлеге югалды. Кителде түгәрәк бәхет... Бик мөһим, бик кирәкле әллә нәрсә югалды алар арасында...
Моңа хәтле тәнен иреннән башкага күрсәткәне булмаган, оятыннан, гарьләнүеннән кычкырып елаган киленен ишетеп, мунчага бианасы килеп җитте: "Нигә болай базлап елыйсың, дөнья беткән кебек?". Гөләндәм күз яшьләренең сәбәбен белгәч тә аптырамады: "Исең киткән икән. Чит кеше түгел бит. Акырма бу хәтле, чит кеше ишетер". Әйе, аның өчен ике улының хайвани ахмаклыгы түгел, ә кеше ишетү-ишетмәве иң мөһиме иде. Чит кеше... Чит кеше дә болай эшләмәс иде... Шулай Гөлчәчәкнең җаны иреннән дә, бианасыннан да, ял-кадерсез хезмәт иткән бу зур йорттан да читләшә, бизә башлады.
Әти-әнисен бик сагынган киленен Гөләндәм туган йортына өч-дүрт айга бер тапкыр кече улын ияртеп кенә җибәрә иде һәм ике-өч сәгаттән кайтырга куша: " Өйдә эш кала!". Ә Ихсан хатынының ата-анасына баштан ук йөрмәс булды. Алар Ихсанның әнисенә ошамый иделәр...
Киленен эшләтергә-эшләтмәскә икәнлеген дә бианасы Гөләндәм хәл итте. Күркәм тавышлы, күңелләргә үтәрлек матур итеп сөйли белүче Гөлчәчәкне туйлар алып баручы итеп чакыралар иде. Төн уртасында киенеп-ясанып туйдан кайтып кергән чибәр килененнән, Ихсаннан бигрәк, Гөләндәм ниндидер гаеп эзләде, урынсыз шикләнде.
Яп-яшь килененең шулай, үзеннән уздырып, күз өстендәге каш кебек, туй хәтле туйларда хөрмәтле кунак булып йөрүенә көнләште дә кебек бианасы. Тик Гөлчәчәк алып кайткан акчаны минутында ук комсызланып учында йомарлый башлагач, Гөләндәм аның эшкә баруына каршы килмәс булды.
Гөлчәчәк күңеле тарткан елга ярына да йөрмәс булды. Ул кая гына аяк атласа да, бианасының күңелендә ниндидер шик-шөбһә уяна иде. Читлеккә эләккән коштай, Гөлчәчәк кояшны бәрәңге бакчасының коймасы аша өнсез генә озатып кала торган булды: "Саубул, кояшым! Иртәгә тагын чык, яме?".
Гөлчәчәкнең беренче баласы, туып, ярты сәгать яшәгәч тә үлде. Һәрхәлдә, табиблар аңа шулай диделәр. Һәм бер бит тутырып чир-сырхау тезеп язылган кәгазьне берни аңламаган яшь анага күрсәттеләр. Ә табибның шәфкать туташларына кычкырган сүзләре, мәңгелек аваз булып, Гөлчәчәкнең колагында яңгырады: "Эшләмәгән аппаратка салгансыз бит бу баланы!".
Ә иртән практикант кызлар, ялгышып, бер баланы Гөлчәчәккә имезергә керттеләр. Балам тере икән, дип ни кылырга белмәгән яшь хатын сабыйның бөреле чәчәктәй иреннәрен имиенә терәп кенә ятканда, шәфкать туташы, кереп, бу синең балаң түгел, дип йолкып алып чыгып китте. Диварга менәрдәй булып елап, яшьләренә буылган Гөлчәчәкнең хәленә керүче булмады. Бәбиен югалткан яшь ана кызчыгын төшләрендә "үстерә" башлады: чәчләрен тарап үрде, йомшак җирләрен тәрбияләп юды, җитәкләп үзе яраткан елга буена алып төште...
Йөрәген газаплаган, бәгырен телгәләгән бу татлы да, куркыныч та төшләрен Гөлчәчәк икенче баласын дөньяга китергәч кенә күрми башлады. Үз өендә бар да фәкать үзенчә генә булырга тиеш дип санаган "патшабикә" Гөләндәм нәни сабыйны дүрт ай эчендә ана имиеннән аерды: "Бала имезеп, бот күтәреп кенә ятмакчы буласыңмени? Бар эшләш". Башта кечкенә Фидус (балага исемне дә әтисе белән әнисе түгел, дәү әтисе бирде) авызына да алмый төкергән кибет порошогыннан ясалган сыекчаны көчләп имезә-имезә, тәки сабыйны ашарга өйрәтте Гөләндәм.
Үз баласына теләгән вакытта якын бара алмаган чаклары булды Гөлчәчәкнең. Бианасы, баланы үзем карыйм, дигән булып, Гөлчәчәкне эштән арындырмады. Ә "бала карый белгән" Гөләндәм җиде ае да тулмаган малайны, тизрәк тәпи китсен, дигән булып, ходункига бастырды. Буыннары ныгып бетмәгән баланың бот буыны тайды һәм бер аягы яртылаш читкә карый башлады.
Гөлчәчәк, бу юлы бианасы белән киңәшмичә һәм аның рөхсәтен көтеп тормыйча, баласын шәһәрдәге табибларга алып барып күрсәтте. Шунда гына аңа табиблар, үз балаңа хуҗа була бел, гомерлек гарип карыйсың килмәсә, дип шарт куйдылар һәм бәбине әнисе белән хастаханәгә салдылар. Һәрчак үзен генә хаклы санаган Гөләндәм моңа хәтле тавыш-өнсез йөргән килененең, үзе белән киңәшмичә, баласын алып китеп дәвалап йөрүен үз сүзеннән чыгу дип аңлады. "Син бала өчен йөрисеңмени? Нәрсә эзләп йөргәнеңне беләм!" - дип, бер гаепсез киленен алдында да нахакка битәрләде, артында да чәйнәде.
Улына да хатынын яманлап тукыды. Ә Гөлчәчәктә бианасы кайгысы юк, аның үз кайгысы көчле иде. Табиблар җиде айлык баланың бер аягын капма-каршы якка аерып, тимер шина салып, төзәлмәсә операциягә көтәбез, дип калдылар. Гөлчәчәкне чирле баласы белән авылдан килеп алучы булмады. Итәгенә дә, коляскага да юньләп утыра алмаган бәбиен чак күтәреп, Гөлчәчәк елый-елый бер үзе кайтып китте.
Өйдә аны, эшлисең килмәгәнгә йөрисең, дип, битәрләп каршы алдылар. Гарип аягы һәм арка сөяге авыртудан көн-төн елаган тынгысыз бала янына әнисеннән башка якын баручы булмады. Улы яныннан төннәр буе китмичә, йокысыз чыккан Гөлчәчәкне кызганучы табылмады бу йортта. Чирле баласыннан арынмаган, эшли алмаган, файда күрсәтмәгән Гөлчәчәк бу йортта артык була башлады. Үз йортында урнаштырган кырыс тәртип-шартларның үтәлмәве, сакланмавы үзен тәхеттә утырган патшабикә урынына куйган Гөләндәмгә һич кенә дә ошамый иде. Киленнең бер файдасызга бала карап кына ятуы да Гөләндәм сызган кысаларга сыймый, бу чирләш малайның көн-төн елавы да аныңча түгел иде.
Шулай, хатын үз оныгын балалар йортыннан алган ятимнәрдән дә кимрәк күрә башлады, чөнки үксезләрдән нинди дә булса файда бар, ә килене белән оныгыннан бер тиен файда-табыш та юк иде. Ә Гөлчәчәк белән мөнәсәбәтләре тәмам бозылгач, Гөләндәм белән Ихсан баладан үч алдылар: "Безнең бала түгел ул".
Ихсан да мондый авырлыкларга әзер түгел иде. Ул беренче балалары үлгәч тә артык кайгырмады. Әнә, әнисе дөрес әйтә, алла биргән - алла алган, янәсе... Хатынының икенче тапкыр авырга узганын белгәч тә, төшерт кенә, диде. Менә хәзер, хатыны ирен тыңламыйча бала тапкач, ул Гөлчәчәкне гаепләде: "Тыңларга иде мине вакытында...". Гел әнисе сүзен сөйләп, аның авызына гына карап яшәгән Ихсанның, ир буларак, үз фикере, үз акылы юк иде.
Бары тик Гөлчәчәкнең сабырлыгына нигезләнгән гайлә учагы сүнә башлады. Гөлчәчәк тә үзен бу зур йортта күптән артык, чит тоя иде. Аның бөтен барлыгын, яшәешен биләгән иң зур теләге -улын терелтеп аякка бастыру иде. Бала карап, үзе эшләп акча таба алмаган яшь хатын сабые хакына түзәргә, сабыр булырга тырышса да, Гөлчәчәккә үзен дошман күргән карашларны тоеп яшәү бик авыр иде.
Әйе, унсигезе тулыр-тулмас килеш, мәхәббәтенә алданып, яп-яшь килеш бик аз белгән кешегә тормышка чыгып, якты өметләре акланмаган, хыяллары җимерелгән, зур сынауларга дучар булган кызның кайчак яшисе килмәгән чаклары булды. Ир һәм хатынга тигез төбәп җибәргән сынауларны Гөлчәчәкнең ныгып җитмәгән иңнәре берүзе күтәрде. Тормыш йөген бергә тарту елга буенда җитәкләшеп йөрү генә түгел шул.
Ә Ихсан моны аңламады, яки аңларга теләмәде. Хатынына кайгыртучан ир, ныклы таяныч, яклаучы була алмады. Баласына чын ата була алмады. Гайләсенең башы була алмады. Өч дистәне тутырып, тормышка анасы күзлегеннән генә караган ир-егет Гөләндәмне кызыксындырмаган яки аңа ошамаган һәр кешегә һәм вакыйгага гафил була килде.
Өч ел бергә интеккәннән соң, Гөлчәчәк белән Ихсан аерылыштылар. Гөлчәчәкнең сабырлыгын төкәндергән соңгы тамчы - иренең хыянәте иде. Бианасы чыгып киткәндә килененең йөзенә мал караганда кия торган чалбарын ыргытты һәм хәтта бала киемнәрен дә бирмәде. "Кайтыр әле кире, кая китә ала ул", - янәсе. Ә Гөлчәчәкнең кушылганда әтиләре биргән сыерын ияртергә башы җитте. Ихсан улына күп алимент түләмәс өчен, аз хезмәт хаклы эшкә кереп, малаена икешәр йөз сум акча күчерә башлады.
Ә аяклары зәгыйфь улын Гөлчәчәк, тырыша, дәвалый, артыннан йөри торгач, тәки кеше итте. Күпме кирәк, баласы белән шул хәтле хастаханәдә ятты. Башта түләүле массажга йөртте, соңрак үзе дә өйрәнеп алды. Улының аякларына төрле күнегүләр ясады. Бу мөмкинчелекләр бар иде инде - Гөлчәчәк иреннән аерылгач улы белән район үзәгендә яши башлады.
Монда да ул эшсез калмады. Мәдәният йортына эшкә алдылар. Талантлы, чибәр, мөлаем тамаданы күрми калмадылар. Җырчылар төркеме чыгышлар ясаганда алып баручы итеп чакырдылар. Кешеләр арасында, дуслары арасында Гөлчәчәкнең ябылган йөрәге әкренләп ачыла башлады. Күзләре тагын нурлы кояшка, яшел болыннарга, ап-ак кар бөртекләренә сокланып төбәлделәр...
Улы белән бергә Гөлчәчәк тә әкренләп кенә терелде, тернәкләнде. Тырыша-тырмаша торгач, Гөлчәчәк әти-әнисенең ярдәме белән улы белән икесенә бер бүлмәле фатир сатып алды. Ә теге йортта үткән өч ел гомерен кызгана гына Гөлчәчәк. Шулай да, рәхмәтле аңа Гөлчәчәк - гомереннән артык күргән улы өчен рәхмәтле. Ә мәхәббәт, чын мәхәббәт, килер ул бервакыт. Килми калмас. Чөнки саф сөюгә бик тә лаеклы бу якты күңелле яшь, сылу хатын. Бәхеткә бик тә лаеклы. "Чык, кояшым, иртәгә..."
Чыганак: http://vk.com
Фото: http://www.goodfon.ru/wallpaper/solnce-pole-ryzhevolosaya.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250