Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чын егетләр армиядә була

Исәнмесез, хөрмәтле «Хезмәт» газетасы редакциясе. Сезгә Мәскәү шәһәрендә хезмәт итүче Ришат Шәрәфиев хат яза дип белерсез. Газета аша әти-әниемә, әби-бабаема, Ренат абыем, Алинә апам һәм энем Риназга кайнар сәламнәр юллыйм.

Армиягә киткәнемә ике айдан артык вакыт үтте. Әз дә кебек, күп тә кебек. Бик әйбәт ротага эләктем, күп дуслар таптым. Балтач районыннан мин үзем генә, тик татар егетләре күп монда. Авыр чакта бер-беребезгә ярдәм итәбез. Офицерлар да хәлебезгә керә. Армия тормышын үзе хезмәт итмәгән кеше аңлый алмас, шулай да армиядә хезмәт итеп кайтуны мин үзем кирәк дип саныйм. Әти, белмичә әйтмәгәнсең икән, «армиядә булмаган кеше чын егет була алмый», дип. Шуңа күрә армиягә китүемә бер дә үкенмим. Тагын 10 айдан сезнең янга исән-сау әйләнеп кайтырга язсын!
Тиздән Ватанны саклаучылар көне җитә. Шушы форсаттан файдаланып, мин бабаемны, әтиемне, Ренат абыемны, Риназ энемне һәм барлык туганнарымны, авылдашларны, райондашларны бәйрәм белән котлыйм. Тазалык-саулык, күңел тынычлыгы, уңышлар телим. Якынлашып килүче 8нче Март бәйрәме белән безне, гаиләдәге 5 ир-егетне тәрбияләп, кадерләп торучы әнием Гүзәлияне дә котлыйсым килә. Аңа Ходайдан иң изге теләкләр сорыйм. Безнең гаиләдән мин 4нче солдат, шуңа күрә сезнең исемгә тап төшермичә, әйбәт кенә хезмәт итәргә язсын.
Сезне бик сагынып, Ришат ШӘРӘФИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250