Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чын күңелдән

Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәтүче газиз әниләр! Сезне ихластан әлеге күркәм бәйрәм - Әниләр көне белән тәбрик итәм. Сезгә якты һәм матур киләчәк, бәрәкәтле гомер, нык сәламәтлек телим.

Табигать аклыкка күмелгән чорда Әниләр көнен билгеләп үтүебез бер дә юкка түгел. Әниләр дә җир өстенә кунган ак карлардай пакъ һәм саф күңелле, уй-ниятләре исә гел изгелеккә юнәлдерелгән. Бу бәйрәм һәрберебез өчен истәлекле һәм кадерле. Чөнки бу безне дөньяга тудырган, яшәү сулышы өргән, авыр чакта таяныч булган, тормыш учагын сүндерми саклаган әниләребезнең бәйрәме. Алар безнең өчен тормыш маягы да, җәмгыятебез тормышын әйдәп баручы да, еллар-гасырлар аша күңел җылысын буыннардан-буыннарга җиткерүче дә гүзәл затлар. Әниләребез җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә һәрчак үзәк көч булып кала бирә. Районыбызның ирешкән уңышларында, һичшиксез, әниләрнең йөрәк җылысы, мәрхәмәтлек һәм изгелек белән сугарылган эш-гамәлләре зур урын били. Сез үстергән тырыш уллар, уңган кызлар исә намус белән хезмәт итеп районыбыз данын күтәрүдә үзләреннән лаеклы өлеш кертә. Кадерле әниләребез! Сезне тагын бер мәртәбә бәйрәм белән тәбрикләп, озын гомер, тән сихәтлеге, ак бәхетләр телим. Газиз балаларыгызның игелеген күреп, имин елларда шатланып-куанып яшәргә язсын. Йөзегездән беркайчан да елмаю китмәсен. Һәрвакыт сөекле, газиз, кадерле булып яшәгез. Сез моңа лаек.

Ихтирам белән, Марат ЗАРИПОВ

Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев