Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәү бабам – Мөхәммәтшакир улы Гарифулла.

Туган илгә бөек Җиңү килде - Бәйрәм тантанасы урамда. Югалтулар, күз яшьләре аша Җиңү язы килде дөньяга.

Быел 9 майда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тула. Шушы җиңүнең 70 нче язын каршылаган көннәрдә, хатирәләрне яңартып, безгә бүгенге бәхетле, тыныч, матур көннәрне бүләк иткән кадерле бабаларыбызны искә алып үтәсе килә.
Бөек Ватан сугышы 1941 елның 22 июнендә Германия фашистлары илебезгә бәреп кергәч башлана. Без бу канкойгыч сугыш турында олылардан ишетеп кенә беләбез. Бу сугышның җилләре һәр гаилә капкасына килеп кагыла. Гаиләсендә берәр булса да бабасы, туганы Бөек Ватан сугышында катнашмаган кеше юктыр. Минем дә бу сугышта дүрт дәү бабам катнашкан. Шулар арасыннан берсе яу кырында ятып калган. Минем әтиемнең бабасы дәү бабам Мөхәммәтшакир улы Гарифулла турында сөйлисем килә.
Бабам 1907нче елның 18 нче маенда Түнтәр авылында дөньяга килгән. Шушы авылда туып, үсеп, Мәрфуга әби белән гаилә корган. Балалары Наҗия, Сәгыйтҗан, Наиләләргә куанып гомер иткәндә 1941нче елда сугыш башлана. Бик күп авылдашлары белән бергә бабам сугышка китә. Ул икенче украина фронтына пехотага эләгә. Сугышның бик күп авырлыкларын җиңәргә туры килә аңа, госпитальдә дә ятып чыга. Аннан кабат сугышка керә. 1945 нче елның җәендә исән-сау туган авылына әйләнеп кайта. Аның күкрәген күп төрле медальләр бизи.
Сугыштан кайткач, бик күп еллар күмәк хүҗалыкта эшли. Гаилә тагын бер балага ишәя. Бабам Шәрифулла дөньяга килә. Дәү бабам бәхетле картлык гомерен шушы улы гаиләсендә үткәрә.
Кызганыч, мин дәү бабайны күреп белмим. 95 яшендә, мин туганчы, 2002нче елның 7 нче июлендә бабам дөньядан киткән. Абыйларым аны яратып, сагынып искә алалар. Әти-әни эштә булганда аларны бабам караган. Акыллы, кече күңелле, мәрхәмәтле, кеше хәленә керә белүче, сабыр булган ул. Җор телле булган. Аны барысы да хөрмәт иткән һәм хәзер дә олылап искә алалар. Аның батырлыклары өчен без оныклары да горурланабыз.
Бүгенге матур тормышыбыз өчен без бабаларыбызга, сугыш һәм тыл ветераннарына бурычлы. Аларның батырлыкларын һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алырбыз. Еллар имин һәм тыныч булсын!
70 ел инде һәр көн саен
Кайтмый калганннарны көтәбез.
Авыл уртасында һәйкәлләргә
Башыбызны иеп китәбез.
Таш һәйкәлләр булып балкый тыныч кына,
Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.
Һәйкәлләргә килик, гөлләр куйыйк
Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.
Фото: http://vk.com/club15136531

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250