Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Данлы Бөрбаш

Кукмара һәм Саба районнары белән чиктәш урнашкан әлеге авыл көрәш батырлары һәм Җәлил хәзрәте белән дан тота.

Җитәкчеләр дә гел алышынып тормый монда, үз эшен бөтен нечкәлекләренә кадәр белеп эшләгән Сәйдәш Шәмсемөхәммәтович та гомуми алганда 13 ел авыл җирлеге башлыгы булып тора.1989-1991 ел аралыгында шушы вазыйфада эшләп алганнан соң, 7 ел "Алан" совхозында рәис булып тора. Аннары "Связьстрой" оешмасын 9 ел җитәкли һәм 2006 елдан алып бүгенгә кадәр ул янәдән Бөрбаш авыл җирлегенең алыштыргысыз җитәкчесе булып санала. Әле күптән түгел 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Районыбыз алдында булган барлык тырышлыкларын, башкарган эшләрен, уңышларын исәпкә алып, муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин Рәхмәт хаты белән бүләкләгән үзен. Гомумән, бер генә юнәлеш буенча эш алып бару хас түгел аңа. Төрле конкурс, спорт ярышларында катнашып җиңүләр яулап кайту да көченнән килә, шулай ук сәясәтне дә читкә этәрми. 4-6 февраль көннәрендә "Бердәм Россия" партиясенең Мәскәүдә узган 15 съездында Татарстан делегациясе составында ул да бар иде. Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз дигән әйтем нәкъ менә Сәйдәш Хәкимовка туры китереп әйтелгән диярсең. 60та да күңел көрлеген саклап калган җитәкче белән авыл җирлегендә соңгы елларда башкарылган эшләр буенча гап кордык.

- 2014 елда - 200, 2015 һәм 2016 елларда халыктан 400 сум үзара салым җыюны җирлек активы белән алдан ук хәл иттек. 2014 ел акчасы өч авылдагы юлларны төзекләндерүгә тотылды. Узган ел Бөрбаш авылында "Сабантуй" ял паркы эшләнде, ике урамга таш түшәлде, чишмәләр төзекләндерелде: ике өлештән торган Камилә һәм Юныс чишмәләре. Быел исә бер урамның юлын карауны, ике чишмәне төзекләндерүне, Сабантуй урынын һәм зиратны тәртипләүне, янгынга каршы көрәш максатыннан гидрантлар куюны максат итеп алдык, - диде Сәйдәш Шәмсемөхәммәтович үзара салым акчасының тотылышы буенча.

Бөрбаш җирлегендә туып үсеп бүген читтә гомер итүче кешеләр гел туган якларына ярдәм итеп яшиләр. Мәсәлән, Илдар Галиуллин Бөрбаштагы "Әптек" чишмәсен ремонтлатып, аңа бара торган юлны төзекләндергән, баскычлар ясаткан. Бөрбаш Сәрдегәнендә яшәүче җирлек депутаты Ранис Габдрахманов Бөрбаштагы коены төзекләндерүгә зур өлеш керткән. Җәлил хәзрәтнең ярдәме зур булуын, төрле программаларга үтеп керү һәм хәл итүдә этәргеч булып торуын ассызыклап үтте җирлек башлыгы. Бөрбаш Сәрдегәнендә туып үсеп, бүгенге көндә Биектауда яшәүче "ГЛАФстрой" оешмасы җитәкчесе Габделнур Хөсәенов әти-әнисе яшәүче авылдагы чишмәләрне төзекләндерүгә зур ярдәм иткән, "Нурзидә" чишмәсен эшләткән, елгадан 7 чишмәне тоташтырып, елга ярында өр-яңа чишмә барлыкка килгән аның көче белән, шул юлга таш түшәттергән. Шулай ук Илһам Мөҗиповның иганәчелек ярдәме белән күл казытылган, бу эштә "Мелиоратор" оешмасы җитәкчесе Хәниф Бариевның да өлеше зур булган. Спорт ярышларында да гел матди ярдәм күрсәтүчеләре бар икән.

Эшләнгән эшләре байтак әлеге җирлекнең. Соңгы елларда 3 авылга "Таттелеком" аша оптикволокно кабеле салынып, элемтә челтәренә реконструкция үткәрелгән һәм чыбыклар җир астына күчкән.

Бөек Ватан сугышында катнашып яу кырында һәлак булган һәм туган якларына исән-сау әйләнеп кайткан якташлары хөрмәтенә, 2014-2015 елларда һәйкәлләргә реконструкцияләр ясалып, исемнәре мәрмәр плитәләргә язылган. Бөрбашның үзендә Бөек Ватан сугышы ветераны берәү генә калган инде, ул - Нурҗиһан Хөснетдинова. Әле күптән түгел 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Нурҗиһан апа авылның иң өлкән кешесе буларак та хөрмәтләнә.

2012 елда сафка баскан мәктәп бүген балалар өчен сөенеп туя алмаслык белем бирү йорты. Ә менә балалар бакчасында әлегә капиталь ремонт башкарыла.

2010-2015 елларда бөрбашлылар 2000 кв.метрда шәхси өйләр салуны бурыч итеп алганнар һәм аны 134%ка арттырып үти алганнар. Ә бу үз чиратында авылда яңа өйләр калкып чыгуны гына түгел, ә яшьләрнең авылдан китми, шунда төпләнеп калуын дәлилли. Авыл халкы "Бөрбаш" җәмгыятендә генә түгел, ә төрле эшмәкәрләрдә дә хезмәт куя, үзләре дә берәр төрле эш башлап җибәрүне зур тырышлык белән башкарып чыга. Мәсәлән, Бөрбашта Илшат Гыйльмуллин колбасалар ясау белән мәшгуль, Бөрбаш Сәрдегәнендә Айрат Хөсәенов казлар каклау, казылык һәм колбаса эшләү белән шөгыльләнә. Шулай ук машина ремонтлау, пластик тәрәзә, агач кырып эшләү осталары да яши монда. Шәхси кибет тотучылар да бар, бүгенге көндә Бөрбашның үзендә 3 кибет халыкка хезмәт күрсәтә. Сөт җыю буенча Бөрбаш һәм Бөрбаш Сәрдегәнендә Ранис Габдрахманов халык белән аңлашып эшли. Сөтне район сөт-май комбинатына тапшырып бара.

Бөрбаш элек-электән көрәшчеләре белән дан тоткан. 1975 елда Васыйл Гарифуллин мәктәпкә эшләргә кайта һәм көрәш секциясе оештырып җибәрә. Аның кул астында шөгыльләнгән көрәш остасы Фидаил Шакиров истәлегенә ел саен туганнары тарафыннан көрәш ярышлары оештырылып килә. Гомумән, Бөрбаш авылыннан дистәгә якын көрәш остасы чыккан. Шуның иң яше - район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин.

Бөрбаш халкына ярдәм күрсәтүче белгечләр бер йодрыкка тупланган кебек бер бинада урнашканнар. Мәдәният йорты үз канаты астына җыйган аларны: халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүче - Рәзилә Хөсәенова, китапханәче - Әнисә Хәкимова, авыл җирлеге җитәкчесе урынбасары - Вәсилә Хәйруллина, баш бухгалтер - Асия Гыйльметдинова, хәрби эшләр буенча җаваплы белгеч - Гөлнур Гыйльметдинова, фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры - Рашидә Зарипова, почта бүлекчәсе җитәкчесе - Рәсилә Һадыева, участок вәкиле - Фәнил Муллахмәтов, техник хезмәткәрләр: Гөлфия Галимуллина һәм Фирдания Галимҗанова. Шулай ук әлеге бинада спортзал да бар һәм анда мәктәп укучылары шөгыльләнергә йөри. Киләчәктә шулай ук монда бер бүлмәдә музей оештырырга телиләр.
Фотолар тулы күләмдә фотогалереяда урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250