Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Догалы нигез

Моннан чирек гасыр элек Кариле авылында мәчет булганчы җомга һәм гает намазлары Разия апа Камалова йортында укыла. Шул дин тыелган чорда да картларның тезелешеп намазга баруларын авыл халкы әле дә хәтерендә саклый.

Разия апа чыгышы белән Балтач кызы. Гыйззәтбану белән Хөсәен Шакировларның ишле гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килгән ул. Әтисе беренче сугыштан аяк бармакларын өшетеп кайткан була. Озак та үтми аны Бөек Ватан сугышына да алалар. "Әтиебез сугыштан яраланып, Җиңүгә 4 көн кала кайтып керде. Бик бетерешкән, тыны бетеп нык газаплана иде, 1949нчы елда вафат булды", дип искә ала әтисен Разия апа.
Әнисе Гыйззәтбану типографиядә газета басуда эшли, каравылда да тора. Ул вакытта типография бинасы хәзерге үзәк мәчет урынында урнашкан, ә газета "Югары уңышка" исеме белән чыга торган була. Ә Разия апа үзе 1953нче елда мех фабрикасына эшкә керә. Биредә 36 ел намуслы хезмәт куеп, "Хезмәт ветераны" исеменә лаек була. Гади хезмәткәрдән бригадир вазыйфасына күтәрелә.
Фабриканың директоры Кавис Атабаев аңа мастерларны алмаштыруны да ышанып тапшыра торган була. Күп санлы Рәхмәт хатлары, Мактау таныклыклары Разия апаның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. 1959нчы елда Кариле авылы егете Зөфәр Камалов белән алар гаилә коралар. Зөфәр абый сөт-май комбинатында хезмәт куйса, Разия апа мех фабрикасына йөреп эшләвен дәвам итә. Тик гаилә бөтенлеге 10 ел гына дәвам итеп кала.
1969нчы елда каты авырудан соң рәхимсез үлем Зөфәр абыйны алып китә. Халык телендә аның "сары Камал" дигән кушаматы, Кариле урамнарында үткен, кыю йөрәкле ирнең шат авазы һәм яңа салган йортында берсеннән-берсе кечкенә 3 баласы белән Разия апа яшьли тол кала. Бу мизгелләрдә Разия апага тормыш туктап калган кебек тоела. Ә яшәргә кирәк - балалары Рифат белән Ризидә бу югалтуның гомерлек икәнен төшенер яшьтә булсалар да, ә төпчек улы Рифкатькә әле нибары 8 генә ай тулып килә торган була. Менә шул көннән башлап, тормыш дилбегәсен үз кулына алып, балаларына әти дә әни дә булырга туры килә аңа.
Шушы авыр елларда күршесендә генә яшәүче авылның мулласы Газиз абый кереп: "Разия, әйдә синең йортыңда авыл картлары җыелышып, намаз укыйк әле, каршы килмәсәң?.." дип тәкъдим итә.
- Мондый изге эшкә ничек каршы килеп булсын ди?! Риза, мин риза,- дип хуплап чыга ул мәчет картын. - Зөфәрнең рухы да шат булыр, - дип тә өстәп куя.
- Шулай итеп, 1970тән башлап 1985нче елларга кадәр бездә һәр җомга саен 15әр бабай, ә гаетләрдә 35тән артык ир-егет җыелып, намазга баса торган иде. Авылыбыз картларыннан Газиз ага Насыйбуллин, Газиз Гыйбадуллин, Нәкыйп Галиев, Гомәр Садыйков, Гарифҗан Йосыпов, Әшрәфҗан Ибраһимов, Әхмәтҗан Әхмәтбаев, Мөхәрләм абыйлар озак еллар һәр атна саен килеп йөрде. Җомга көнне иртән торып, мал-туарны карап керүгә, мичне ягып томалап, идән-сәке җыештырып, өйне бабайлар өчен әзерләп, эшкә китә торган идем. Дини йолалар, намаз укулар тыелган совет чорында да бабайларның үз кыйбылаларына тугры калып, курыкмыйча намаз укулары миңа да терәк һәм юаныч булды. Ирсез йорт саналсак та, азан тавышы аның һәр ниргәсенә сеңгән иде бит. Балалар үсеп, гаилә коргач, яңа йорт салдык. Ә искесен сатарга туры килде, яңа хуҗалары бу өйнең мәчет ролен үтәп торган догалы йорт булуын белеп алып киттеләр, - дип искә ала Разия апа.
Кызы Ризидә дә: "Бабайларның тезелешеп намаз укыганнары, көр тавышлар белән яңгыратып азан әйткәннәре әле дә күз алдында тора", - ди.
Башта бу нигездә Разия апа олы улы Рифат, килене Алия белән яши. Яшь гаилә Нормада яңа йорт салып башка чыгалар. Балалар үстереп, матур гына яшәгәндә, 13 ел элек Рифат көтмәгәндә рәхимсез авыртудан вафат була. Килене Алия әле дә "әни" дип өзелеп тора, оныклары да еш кунак була. Кызы Ризидә дә Норма авылында тормыш иптәше Марсель белән ике ул үстерәләр.
Ә Разия апа бүгенге көндә кече улы Рифкать, килене Зөлфия белән яши. Аларның балалары Нияз белән Гөлназны тәрбияләп үстерүдә ярдәм итә. Шунысына сокланырлык - хәзерге көндә бер йортта 4 буын гомер кичерә. Оныгы Нияз гаилә коргач, бәхет эзләп читкә китмәгән. Шушы нигезгә ямь өстәп, тормыш иптәше Фирүзә белән берсеннән-берсе сөйкемле Динә һәм Ясминә исемле кызчыклар алып кайтканнар. Разия апа ул-киленнәренең, кыз-киявенең кадер-хөрмәтен, оныкларының ихтирамын тоеп яши. Авылдашлары алдында да хөрмәтле акъәби ул. Үлем-китем булганда да, аңа мөрәҗәгать иткәннәр: юып, кәфенлеккә төреп озатуны дөрес, төгәл башкарган. Биш вакыт намазын калдырмый, Аллаһка гыйбадәт кылып, хәерле көннәр тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250