Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дус булып, бердәм булып яши Кече Лызи халкы

Әле кайчан гына кырларда язгы эшләр гөрли иде, инде уракка чыктылар.

Авыллардагы бу мөһим кампанияләр вакытында директоры Ринат Кәлимуллин, сәнгать җитәкчесе Галина Петрова булган Кече Лызи мәдәният йорты коллективы да үз эшен вакытка карап тагын да җанландыра, кырда эшләүчеләргә концертлар куеп рухи күтәренкелек өсти. Төрле милли бәйрәмнәр дә игътибарсыз калдырылмый.
Татарларның милли бәйрәме Сабан туе да күп төрле милләтләр катнашында бик күңелле үтә. «Троица», «Русская береза», «Питрау көне» бәйрәмнәрендә алган тәэсирләреннән халык әле дә арынып җитә алмый.
Олысы-кечесе, удмурты, урысы, татары - барысы бер булып бәйрәм итә, ял итә бу көннәрдә. Александр Волков, Константин Иванов, Галина Егорова кебек җырчылар, баянчы Владимир Кожевников һәм башкалар һәр чарада актив катнашып, бәйрәмгә үзгә ямь өстиләр.
Кече Лызида мондый бәйрәмнәр үткәрүдә материаль ярдәм күрсәтүче даими иганәчеләре бар. Алар җитәкчесе Тәүфыйк Гыйләҗев булган «Сорнай», Сергей Плотниковның «Элви» җәмгыяте, Фидаил Гомәровның «Тургай» кибете коллективларына, эшмәкәр Марат Галимҗановка бик рәхмәтле. Авыл халкының шушылай аралашып матур яшәве киләчәктә дә дәвам итәр диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250