Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дуслык булса... яшәр тынычлык!

2010нчы елда узган Халык санын алу кампаниясеннән соңгы мәгълүматлар буенча, районда барлыгы төрле милләт вәкилләреннән торган 33879 кеше яши. Татарлар барлык халыкның 85 процнтын тәшкил итә - 8780 кеше. Удмуртлар - 4029 кеше. Руслар - 588, марилар- 319 кеше. Шулай ук аз санда булган башкорт, үзбәк, әзербайҗан, әрмән, украин, чуваш,белорус,...

Милләтара үзара тату яшәүне кече яшьтән үк тәрбияләү, төрле конфликтлы мөнәсәбәтләрне булдырмау максатыннан, Балтач үзәк балалар китапханәсе Республика балалар китапханәсе оештырган «Татарстан - дус гаилә» исемле бәйге кысаларында районда яшәгән балалар арасында өч номинациядә быелның 1 февраленнән 15 августына (авыл китапханәләрендә) кадәр «Татарстан - дуслык иле» дип аталган иҗади бәйге игълан иткән иде. Бәйгенең икенче этабы 21 августта Балтач үзәк балалар китапханәсенә килгән эшләргә нәтиҗә ясау белән төгәлләнде.
Бәйгегә районның 26 китапханәсе катнашып, барлыгы 39 эш килде. Көшкәтбаш, Кече Лызи, Урта Көшкәт авыл филиаллары һәм үзәк балалар китапханәсе өч номинациядә дә катнашты.
Балалар үз эшләренә иҗади килеп, чын күңел биреп эшләгәннәр, матур-матур исемнәр биргәннәр. Араларында өлкәннәр булышканнары да бар. Бәйгегә килгән эшләрне караганнан соң, жюри түбәндәге нәтиҗәләргә килде: «Рәсем ясау» номинациясе буенча: беренче урын - Карык Серма авыл филиалыннан Виталий Шестаков («Наша великолепная тройка»); икенче урын - Балтач үзәк китапханәсеннән 4 номерлы бакча баласы Зәринә Җәләева («Дуслык елмаюдан башлана»); өченче урын - Урта Көшкәт авыл филиалыннан (Алена Анисимова («Безнең дус гаилә»);
«Әдәби әсәр» номинациясе буенча беренче урын - Балтач үзәк балалар китапханәсеннән Ариф Хәкимҗанов («Мари авылында Сабан туе» шигыре); икенче урын - Кенәбаш авыл филиалыннан Бәхтияр Галиәхмәтов («Өч дус»); өченче урын - Нөнәгәр авыл филиалыннан Илмир Гыйльфанов («Дуслык белән көчле без...»), «Фотосурәт» номинациясе буенча беренче урын - Кече Лызи авыл филиалыннан Ольга Плотникова («Посиделки на скамейке» исемле эше (рәсемдә); икенче урын - Көшкәтбаштан Фәрит Гарифуллин («Күпмилләтле - күп бизәкле Сабан туе»); өченче урын - Балтач үзәк балалар китапханәсеннән Асаф Әюпов («Дуслык булса яшәр гомергә Җир шарында тынычлык»). Әлеге эшләр Республика бәйгесендә катнашып, районыбыз данын якларга лаек дип табылды.
Кызыксындыру призларына Көшкәтбаш авыл филиалыннан Булат Габделхаков «Дуслык корабында» (рәсем), Субаш авыл филиалыннан Мәликә Габделхакова «Тиен белән чикләвек» (әкият), Урта Көшкәт авылыннан Влада Петрова «Мин татарча сөйләшәм» (фотосурәт) дип аталган эшләре лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250