Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дустым турында

Гыйлем юлы - бик кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы бәхеткә, ахыры камиллеккә барып тоташа. Р. Фәхретдин.

Кеше гомере - тау кебек. Тау итәгендә туа да ярты гомере буе өскә күтәрелә, менеп җиткәч, хозурланып як ягына карана: бөтен дөнья уч төбендәге кебек, бар нәрсә кечерәеп, бәләкәйләнеп калган кебек, ә ул зур ... Җитәкче, мөгаллим үзенең хезмәттәшләренә, балаларга үз шәхесе белән үрнәк ул!

Сүзем шундый педагогларның берсе -авылдашым, күршем, хезмәттәшем, яшьлек дустым Альберт Рәфкать улы Кәримов турында. 30 ел гомерен балалар күңеленә игелек орлыклары салуга, яшь буынга физик һәм экологик тәрбия бирүгә багышлады ул. Физик тәрбия дәресе -ул гади дәрес кенә түгел, тормыш дәресе дә. Шуңа да тикмәгә генә «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл», диелмәгән бит. Кече яшьтәге балаларга сәламәт яшәү рәвешен формалаштырды Альберт.

Тормыш шундый бит инде ул, кайда гына булсаң да, барыбер туган туфрак үзенә тарта. Түнтәр, Чапшар, Смәел мәктәпләрендә чыныгу алганнан соң, язмыш Альбертны Шеңшеңәр мәктәбенә кайтарды. 1997нче елдан бирле ул биредә җитәкче булып эшли. Кеше үз гомерен бер елга алга кайгыртса - иген иксен, ун елга кайгыртса -агач утыртсын, йөз елга кайгыртса - киләчәк буынны тәрбияләсен, аларга белем бирсен, дигәннәр. Альберт та киләчәк буынга белем һәм тәрбия биреп, бу дөньяда үз эзен калдыра. Мәктәп коллективы белән идарә итү, кешеләр белән эшләү өчен җитәкчедән күп нәрсә таләп ителә. Ул һәр кеше күңеленә юл таба белүче оста педагог, талантлы оештыручы, тормыш куясы таләпләрне алдан ук тоемлап, киләчәкне күзаллап, үз артыннан башкаларны да ияртеп, әйдәп, рухландырып баручы сәләтле шәхес тә. Гаделлек, гадилек кебек төп сыйфатлар хас аңа. Район, Татарстан, Рәсәй күләмендәге нинди генә бүләкләргә лаек булса да, мактанырга, киң җәелеп сөйләшергә яратмый ул. Хәер, дәрәҗә һәм дан артын­нан бервакытта да кумады яшьлек дустым. Бар авырлыкны, мәшәкатьне үз җилкәсенә алырга тырышты. Мәрхәмәтле йөрәге, төпле киңәшләре, акыл белән эш итүе нәтиҗәсендә бөтен проблемаларны җиңеп бара. Шуңа күрә дә аны хезмәткәрләре дә, ата-аналар да, балалар да тирән ихтирам итә. Альберт - күпкырлы шәхес. Эшчәнлеге мәктәп белән генә чикләнми. Районкүләм волейбол, хоккей ярышларының төп уенчыларыннан берсе. Кирәк чакта моңлы баянын тартып җибәрә, һәр эшкә җитешә, өлгерә. Хезмәтеннән тәм, тормышыннан ямь табып яши. «Балалардан, мәктәптән башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм, алар минем яшәү чыганагым», ди ул. Кеше күңеле өчен иң кадерле, җылы урын -ул гаилә. Аның гаиләсе дә сокланып туймаслык матур. Пар канаты Гөлсинур белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Менә шулай яшьлек дустым да әкрен генә гомер йомгагының алтынчы дистәсен сүтә башлады. Йомгагы калын, җимешле. Баш хәреф белән язарлык укытучы исеменә чын-чынлап лаек ул. Алга таба да гел шулай кеше күңелендә матур хыяллар уятучы «Кеше» булып кал, дустым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев